Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Льготалы торак – чынбарлык

Фатир мәсьәләсе Ватаныбыз башкаласында гына түгел, ә безнең зур булмаган бистәбездә дә актуаль. Дәүләтебезнең икътисадый моделендә социаль ипотека гражданнар, бигрәк тә яшьләр өчен актуаль мәсьәләне хәл итүнең бердәнбер ысулы булып тора.

Күпләргә мәгълүм булганча, ипотека - сатып алына торган фатир залог булып торган торак кредиты ул. Банклар кредит (10 проценттан алып) бирәләр. Социаль ипотека социаль яктан якланмаган, шулай ук коммерция кредиты буенча торак ала алмаучы гражданнарны торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгәнлеге белән аерылып тора. Кредитның база ставкасы 7 процент тәшкил итә һәм дәүләт тарафыннан тәэмин ителә. Банкның процент ставкасын үзгәртмәве, ә кредит срогының 28 елга кадәр җитүе - аның тагын бер уңай ягы.
Инфраструктур үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе уынбасары Анатолий Абакумов сүзләренә караганда, 2006 елдан районда социаль ипотека программасы буенча 13 күп фаптирлы өй, барлыгы 221 фатир төзелгән.
- Быел күп фатирлы ике өйне файдалануга тапшыру планлаштырылды, - ди Анатолий Николаевич. - Бер атнадан Просторная урамында 9 фатирлы өй файдалануга тапшырылачак. Шул ук урамда тагын бер өй төзелеп килә - октябрь аена биредә 27 фатир әзер булачак. Шул өйдән ике фатир - ятим балаларга, тагын өч фатир "Ветераннарны торак белән тәэмин итү" программасы буенча биреләчәк.
Бер куб. метр ипотека торагы 27 мең сум тора, ә уртача базар бәясе 31 мең сум тәшкил итә. Бюджет өлкәсендә эшләүче һәм торак шартларын яхшыртырга мохтаҗ районның бөтен кешесенең мондый торакны алырга хокукы бар. Хәзерге вакытта 38 кеше исәптә тора.
Шуларның берсе, 2нче Алексеевск мәктәбе педагогы Наталья Лукина болай ди:
- Ипотека торагына ел ярымга якын чиратта торабыз, ай саен бик төгәл итеп минималь взнос (3000 сум) түлибез, - ди. - Теге яки бу фатирны сатып алуга конкурста катнашу өчен аның бәясенең 10 процентын кертергә кирәк. Ләкин әлегә без моны эшләргә ашыкмыйбыз, чөнки ирем белән кайдан һәм нинди фатир алачагыбызны белмибез. Мин яшь укытучы булганлыктан, кимендә 54 кв. метр мәйданлы фатир сатып алган очракта безнең Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан торак бәясенең 10 проценты күләмендә субсидия көтәргә дә хакыбыз бар. Ләкин минем бу акчага фатир түгел, ә үз өемне булдырасым килә.Әлегә без Халев урамындагы иске генә өйдә яшибез, анда хәтта су да юк. Суга күршеләргә йөрергә туры килә. Иртәме-соңмы фатир мәсьәләбез хәл ителер, дип ышанабыз, - дип сүзен тәмамлый Наталья Леонидовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев