Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Мәхәббәт өебезне бәхетле итте

Узган дүшәмбедә Никахлашу сараенда бәйрәмчә һәм дустанә халәт хөкем сөрде. Ләкин ни өчен атнаның азагында түгел, ә башында? - дип гаҗәпләнделәр күп кенә укучыларыбыз. Ә җавап гади: ЗАГСта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр.

Традиция буенча Россиядә 2008 елда килеп чыккан шушы бәйрәмдә безнең районда гаиләләре заман тарафыннан сыналып, бүгенге көнгә кадәр нык һәм какшамас булып калган гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү яшәп килә. Бу юлы бәйрәмгә Новоспасскидан Анна Егоровна белән Владимир Васильевич Кирьяновлар чакырылган иде. ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Сөниева билгеләп үткәнчә, ир белән хатын бар нәрсәдә бер-берсенә терәк булып, шатлыкларын һәм кайгыларын уртак итеп, тугрылыкларын һәм хисләрен саклап, менә 60 ел инде бер сукмактан атлый. Алар ничек яшәү һәм яратуның, ничек итеп гаилә учагын кабызу һәм аның җылысын саклый алуның лаеклы үрнәге булып торалар. Әлеге гаилә парын шулай ук Лебедино авыл җирлеге башлыгы Юрий Тюкарев һәм район башлыгы урынбасары Галина Белова да котлады , "бриллиант" ир-белән хатынга хакимияттән бүләкләр, "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Әти-әнисенең бу шатлыгын уртаклашырга балалары, ә алар белән балаларының балалары һәм оныклары да килгән иде.
Бу бәйрәм берничә яшь гаилә өчен дә үзенчәлекле көн булды, аларны башка бәхетле вакыйга - тагын бер сабыйларының тууы берләштерә. Нәкъ менә алар, илебезнең нәни гражданнары һәм аларның ата-аналары хөрмәтенә Россия Гимны яңгырады, балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре музыкаль бүләкләренең яртысы нәкъ менә аларга багышланды.
- Әлеге искиткеч матур Никахлашу сараенда без Михаил белән үз язмышыбызны бәйләдек, - дип тәэсирләре белән уртаклаша икенче тапкыр әни булган бистә кешесе Елена Зайцева. - Шушы ук ЗАГСта май азагында моннан дүрт ел элек беренче балабыз - Никитаның тууы турында таныклык тапшырдылар. Бүген без тагын биредә, ләкин бу юлы инде безне икенче сәбәп - кызыбыз Ангелинаның дөньяга аваз салуы китерде. Шушы искиткеч бәйрәмгә чакырулары өчен без бик шатбыз.
Котлаулар һәм бүләкләр белән бергә яшь ата-аналарга Ана капиталына сертификатлар да тапшырылды. Бүгенге көндә,балалы гаиләләргә ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында сөйләгән Пенсия фонды идарәсенең җирле бүлекчәсе начальнигы Гөлкәй Әхмәтова чыгышында яңгыраганча, ул 315 мең сум тора. Бәйрәм бергәләп рәсемгә төшү, Никахлашу са-раеның хуҗа-бикәсен чакырып, "бриллиант" ир һәм хатын белән юбилейларны бәйрәм итү һәм яшь гаиләләргә тагын да ишәюләрен теләү белән тәмамланды.

Саннар

районыбызда

1144

гаиләгә Ана капиталы сертификаты тапшырылды
Аларның 975есе бу акчаны - ә ул 315 млн. сум - төзелешкә, торак сатып алуга һәм балаларын югары уку йортларында укытуга файдаланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев