Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Миллион сумлык грант

"Ромашка" балалар бакчасы коллективы "Иң яхшы ике телле балалар бакчасы" грантына ия булды.

Балаларны республика дәүләт телләренә өйрәтү буенча мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы белем бирү учреждениеләре арасындагы конкурста катнашып, әлеге балалар бакчасы педагоглары район конкурсында беренче урынны ала, ә аннары аның республика этабында да иң яхшы мәктәпкәчә учреждениеләрнең беренче егермелегенә керә алдылар, шуның белән миллион сумлык грант оттылар. Редакциягә өлкән тәрбияче Надежда Имаметдинова сөйләгәнчә, төп эш татар теле укытучысы Гөлфия Гатина өстенә төшкән. Ул балаларны төркем белән һәм аерым-аерым үткәрелә торган дәресләрдән, бәйрәмнәрдән, уеннардан, түгәрәк эшләреннән файдаланып өйрәтеп кенә калмаган, ә хезмәттәшләренә татар телен белү дәрәҗәсен күтәрүдә дә булышкан. Надежда Равил кызы үзе документлар тутыруда ярдәм иткән, балалар бакчасы педагогларының эше турында фильм төшергән һәм ата-аналар өчен "Милли белем бирү" мәктәпкәчә балалар учреждениесе сайтында бүлек булдырган, ата-аналар, анда кереп, коллектив эше белән таныша һәм хәтта бакчада үткән материалны ныгытырга балаларына да булыша алалар. Башка педагоглар да читтә калмаган һәм уртак эшкә үз өлешләрен керткәннәр. Шулай булгач, кем әйтмешли, хезмәтенә күрә бүләге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев