Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Мәктәпкә җыеныр чак

Август башыннан ук кайгыртучан ата-аналар балалар товарлары бүлекләренә кереп, мәктәп формалары һәм сумкаларының бәяләре белән таныша, ә ай уртасында кибетләр умарта күче кебек гөжләп тора. Җәй дәвамында кызымның сарафаны кечерәеп тә киткәнне күреп, мин дә яхшырак һәм азранлырак товарлар эзләп йөргән ата-аналар сафына кушылдым.

Баштан "разведка"ны кызымның үзеннән башка гына ясарга бул-дым,тик психологлар кибеттә бергәләп йөрергә кушуны исәпкә алып, юлга Камилә белән бергә кузгалдык.
Рекламага ышанып, Казанның бер гипермаркетында урнашкан махсус формалар кибетенә юл алдык. Биредә мәктәп формасының җаның ниндиен тели шундые бар: костюм, итәк, жилет һәм сарафаннар рәт-рәт булып тезелгән. Ник без бала чакта мондый байлык булмады икән!? Тик сөенечемне әйбер бәяләре төшерде: синтетик тукымадан тегелгән 34 үлчәмдәге пиджак һәм итәк - 3 мең сум, шундый ук материалдан бәйрәмгә кия торган ак блузка - 1,2 мең сум. Гади синтетик костюмнар да - 2 мең сум, ә һәр көн кия торган гади кофта 900-1200 сум тора. Мине тагын мәктәп ранецларының бәяләре гаҗәпләндерде. Аларның кайда чыгарылганнары билгеле булмаган һәм мәҗбүри ортопедик терәк куелмаганы иң арзаны булып чыкты. Бөтен кагыйдәләрне үтәп, юлда куркынычсызлык өчен яктылык чагылдыручы элементлары һәм башка нәрсәләре булган рюкзаклар 3 мең сум тора! Шундыйрак рюкзакка утырып баламның тау шуганы күз алдына килеп басты...
Балалар трусик-майкасы, колготкилар, спорт киемнәре, плащ-курткалар да бөтенләй дә баланыкы булмаган бәяләре белән аерылып тора биредә.
Базарга киттек
Баланы монда киендереп булмас ахыры дип, киттем базар якларына. Базарда җаның ни тели шул бар. Ә менә күпчелек гражданнарның ихтыяҗларына җайла-шырга сәләтле базар, һичшиксез, миңа ярдәм итәргә тиеш.
Мәскәү базарында кызыма костюм таптым, дөрес, тукымасы гына бушлатныкы кебек каты. Сатучы шикләремне сизеп, шунда ук аларны таратырга кереште: "Аның каравы бөгәрләнми, тузмый, бу бик танылган төрек фирмасы!" Костюмның бәясе дә күрәсең, "мәңгелек" булуын истә тотып куелган - 2,8 мең сум. Чип-чиста синтетикадан тегелгән һәм өч тапкыр юганнан соң җир төсенә керә торган водолазкалар 1-1,5 мең сум тора.
Идел буе районы базарында, ниһаять, "бәя-сыйфат" таләпләренә туры килә торган форманы таптым. Подольск тегү фабрикасыныкы икән.
- Мин аны күп еллар алып кайтам инде, - дип сөйли сатучы апа. - Кыйммәт тә түгел, сыйфаты да яхшы. Балалар өчен бөтенесен дә уйлап тапканнар: эчлеге тирләмәс өчен табигый тукымадан, ә тышы тиз тузмасын өчен катнаш составтан эшләнгән. Бәясе дә мине гаҗәпләндерде: яхшы сыйфатлы итәк һәм пиджактан торган комплект - 2,2 мең сум чамасы, өч предметтан (пиджак, итәк, чалбар) гыйбарәт комплект - 2,6 мең сум, мамык тукымадан тегелгән челтәрле блузка - 600-900 сум.
Кыскасы, мәктәп формасы, блузкалар, рюкзак, аяк киеме, спорт киеме, кроссовка, алмаш аяк киеме, аның өчен сумка, канцелярия товарлары һәм башка вак-төяк өчен 9-10 мең сум акча кирәк булды. Әле бу дәреслекләр, чәчәкләр, бантлар һәм сентябрьдә "мәктәп ихтыяҗы өчен" җыелачак акчаны исәпкә алмаганда.
Кыскасы, мин башкаладан бик шатланып, кирәкле әйбер-ләремнең шул бәягә генә төшкә-ненә сөенеп, бер баруда кызымны баштан алып аягына кадәр киендереп кайта алуыма шатландым.

СҮЗ УҢАЕННАН

Бөтенрооссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, россиялеләрнең 90 проценты хәзер баланың мәктәпкә укуына киткән чыгымнар алар үзләре белем алган чорларга караганда күпкә артыграк дип саный. Әйтик, өч ел элек Россиянең бер гаиләсе чыгымнарны баланы мәктәпкә әзерләргә ике тапкыр кимрәк тоткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев