Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Мәсьәләләрне бергә хәл итеп була

Биләр мәктәбендә асрамага бала алган ата-аналар җыелышы булды. Балалар катнашы белән "Түгәрәк өстәл" рәвешендә узган чараның максаты, Биләр мәктәбе директоры Любовь Стукало хәбәр иткәнчә, - асрамага бала алган гаиләләр белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлекне җайга салу. Мондый хезмәттәшлек балаларга яңа гаиләгә җайлашу, үзләрен азат һәм тулы кыйммәтле шәхесләр итеп тою...

Биләр мәктәбендә асрамага бала алган ата-аналар җыелышы булды.

Балалар катнашы белән "Түгәрәк өстәл" рәвешендә узган чараның максаты, Биләр мәктәбе директоры Любовь Стукало хәбәр иткәнчә, - асрамага бала алган гаиләләр белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлекне җайга салу. Мондый хезмәттәшлек балаларга яңа гаиләгә җайлашу, үзләрен азат һәм тулы кыйммәтле шәхесләр итеп тою өчен кирәк.
Тәрбиягә бала алган ата-аналарның педагоглар, хакимият, социаль яклау бүлеге вәкилләре һәм Биләр авыл җирлеге башлыгы белән очрашулары асрамага бала алган 17 шундый гаилә турындагы фильмны тәкъдир итү белән үрелеп барды. Балалар да читтә калмады: алар визит карточкалары белән чыгыш ясап, әти-әниләре турында хәбәр иттеләр, җырлар җырлап, шигырьләр сөйләделәр. Бу чыгышлар күздән яшьләр дә китерде, соклану да уятты. Ул кичтә балалар авызыннан хәзерге әти-әниләре турында байтак кына изге сүзләр яңгырады.
Любовь Александровна билгеләп үткәнчә, бу чарага бик җитди әзерләнгәннәр: укучылар һәм аларның әти-әниләре арасында анкеталар, әңгәмәләр үткәрелгән, шулай ук тиешле мәгълүмат тупланган, фильм төшерелгән. Любовь Александровна, "түгәрәк өстәл" янында аралашу анда катнашучыларның һәммәсе өчен дә файдалы һәм кызыклы булды: әти-әниләр белгечләрдән үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, ә балалар үзләрен кирәкле итеп тойдылар, дип инандырды.
Әти-әниләр һәм балалар сөйли

9нчы сыйныфта укучы Николай Толмачев:
- Асрамага бала алган гаиләләрне тәкъдир итү дусларча шартларда үтте, барысына да бик ошады. Һәр гаиләнең чыгышы үзенә күрә үзенчәлекле иде. Балалар аларга гаиләләрендә ничек рәхәт булуы, өйләрен, якыннарын, туган кешеләрен табулары турында күрсәтәселәре килде.
Укытучыларга, мәктәп директоры Любовь Стукалога очрашуны оештыру фикере һәм тәкъдир итүне әзерләүдә ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт. Алга таба да безнең аралашуыбыз дәвам итәр, дип ышанам.
Надежда Еременко, асрамага бала алган әни:
- Мондый очрашулар кирәк, дип уйлыйм. Безгә, ата-аналарга, үзебезне кызыксындырган, шул исәптән балаларның җәйге ялына кагылышлы сорауларны бирергә мөмкинлек булды.
Марина Шогина, асрамага бала алган әни:
- Әлеге чара тәрбиягә бала алучы гаиләләргә бергә җыелырга яхшы сәбәп булды. Без бер-беребез һәм чарага әзерләнгәндә бик дулкынланган, шул вакытта сөенү дә кичергән балаларыбыз турында күбрәк белдек. Саша әнисе турында шигырь сөйләде, ул үзен яхшы яктан гына күрсәтәсе килде. Денис -зуррак, ул гаиләбезнең "визит карточкасы"н тәкъдир итте. Укытучылар да аз дулкынланмады, алар хәлләреннән килгәнчә балаларга булыштылар.
Мондый хезмәттәшлек тәрбиягә бала алган гаиләләрнең бербөтенлеген саклап калуда зур ярдәм булачак, дип ышанам.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев