Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Пенсия идарәсе хәбәр итә

16 яшькә кадәрге балалары булган һәм коронавирус йогышы белән бәйле рәвештә түләү өчен элек гариза бирмәгән алексеевскилылар моны 30 сентябрьгә кадәр эшли алалар.

Пенсия фонды өч яшькә кадәрге балалар өчен ай саен түләнә торган 5 мең сум күләмендәге түләүләрне апрельдән башлап, ә июньнән 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга 10 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләүләр башкара.

Моннан тыш, Президентның 23 июньдәге указы нигезендә, июль аенда 16 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләре, уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган өстәмә түләү алу хокукына ия булдылар. Тулырак мәгълүматны алу өчен 8(84341) 2-45-08 номеры буенча алдан язылырга мөмкин.

Ата-аналарда аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен Пенсия фонды сайтында 3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга түләү турында тиешле аңлатмалар урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X