Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Просторная урамында яңадан өй туе

Өченче көн "Социаль ипотека" программасында катнашучы 13 яшь гаилә яңа фатирлар алды. Әле шушы көннәрдә генә, Өлкәннәр көнендә, Просторная урамындагы 41нче йорттан ике Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм ике тол калган хатынга ачкычлар тапшырылган иде. Ә хәзер мондый бәхеткә шул ук 18 фатирлы өйдән торак алган яшь буын вәкилләре иреште....

Өченче көн "Социаль ипотека" программасында катнашучы 13 яшь гаилә яңа фатирлар алды.

Әле шушы көннәрдә генә, Өлкәннәр көнендә, Просторная урамындагы 41нче йорттан ике Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм ике тол калган хатынга ачкычлар тапшырылган иде. Ә хәзер мондый бәхеткә шул ук 18 фатирлы өйдән торак алган яшь буын вәкилләре иреште. Ачкычлар тапшыру тантанасында муниципалитет башлыгы Владимир Козонков үзенең чыгышында, бистәнең көнбатыш өлешендә җәелеп киткән әлеге микрорайон баштан ветераннар өчен торгызылды, ләкин бүген анда 80 процент яшь гаиләләр яши, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә биредә 200 урынлы балалар бакчасы, сәүдә комплексы төзеләчәк, балалар мәйданчыклары ясалачак, агачлар утыртылачак, уңайлы җәяүле сукмаклары салыначак һәм күп кенә башкалар. Әлегә кешеләр вакытлы уңайсызлыклар кичерсәләр дә-янәшәдә төзелеш бара, урыны-урыны белән пычрак-3-4 елдан соң бу район үзәгенең иң төзек почмакларыннан берсе булачак. Яңа өйгә күчүчеләрне истәлекле вакыйга белән шулай ук "Керамика-Маркет" ААҖ генераль директоры урынбасары Николай Банницин (бу подряд оешмасы өйләр төзү белән шөгыльләнә) һәм инфраструктур үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов та котлады.
Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң өйдә яшәячәк кешеләр, учларына ачкычларын каты итеп кысып, фатирларына таралыштылар. "Бу минутны мин түземсезләнеп көттем,-ди ике бүлмәле фатир хуҗасы Мария Демьянова. -Без сокланып туя алмыйбыз. Якты, матур бүлмәләр мин проект буенча сайлаганча килеп чыккан, аерым санузел һәм ванна бүлмәсе, аш бүлмәсендә һәм прихожийда да урын җитәрлек. Баскыч мәйданчыгында да чиста һәм иркен. Аны дәүләт ярдәменнән башка мөстәкыйль рәвештә сатып алу хыялда гына калган булыр иде, мөгаен. Шуңа күрә өйне төзүгә хезмәтенең бер өлешен куйган бөтен кешегә, әлбәттә инде, район хакимиятенә һәм республикабыз җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт".
P.S. Анатолий Абакумов сүзләренә караганда, бу өйне файдалануга кертү белән 2012 елга дәүләт торак төзелеше программасы төгәлләнгән. Ләкин аны социаль ипотека буенча алырга теләүчеләр саны кимеми. Нәкъ менә шул максатта бистәбезнең Просторная урамында 9 фатирлы өй төзү дәвам итә һәм 27 фатирлы өйнең нигезе салына. Ике торак өйне дә киләсе елда тапшыру планлаштырыла. Бүгенге көндә алардагы фатирларның бер өлеше бүленгән инде, калганнары үзләренең хуҗаларын көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев