Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Һәр ятимне – гаиләгә

14 декабрьдә РФда бала хокуклары буенча вәкил Павел Астахов кыска вакытлы визит белән Татарстан Республикасында булып китте. Бу-бала хокукларының үтәлүе тикшерелгән 74нче регион. Аның нәтиҗәләрен тикшерүчеләр шул ук көнне кич белән булган видеоконференция барышында әйттеләр. Павел Астахов республикада алып барыла торган тәрбия эшен һәрьяктан анализлады һәм аның уңай якларын билгеләп...

14 декабрьдә РФда бала хокуклары буенча вәкил Павел Астахов кыска вакытлы визит белән Татарстан Республикасында булып китте.

Бу-бала хокукларының үтәлүе тикшерелгән 74нче регион. Аның нәтиҗәләрен тикшерүчеләр шул ук көнне кич белән булган видеоконференция барышында әйттеләр. Павел Астахов республикада алып барыла торган тәрбия эшен һәрьяктан анализлады һәм аның уңай якларын билгеләп үтте. Мәсәлән, быел узган ел белән чагыштырганда аерылышучылар санының һәм балалар үлеменең кимүе ассызыклап әйтелде. Ләкин ул искәртеп үткәнчә, балигъ булмаган яшүсмерләргә әхлак тәрбиясе бирү, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларны гаиләләргә тарату, егетләрне һәм кызларны интернаттан соң өлкәннәр тормышына озату һәм аларны торак белән тәэмин итү мәсьәләләре актуаль булып кала.
"Кайгырту" балалар приюты эшчәнлеге белән танышу максатында безнең районда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча ТР бала хокуклары буенча вәкаләт бирелгән аппарат начальнигы урынбасары Эльвира Сәгыйтова белән бергә Павел Астаховның ярдәмчесе, балалар спецназы хезмәткәре Юлия Назарова да булды. Ул авыр хәлдә калган малайлар һәм кызлар белән сөйләште, аларның тормыш һәм приютта тәрбияләнү шартлары белән кызыксынды. Приют директоры урынбасары Людмила Клементьева хәбәр иткәнчә, балалар учреждениесендә булу тикшерүчеләрдә матур тәэсирләр калдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев