Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Рәсемнәр бәйгесе: алло, талантлар!

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге мөмкинлекләре чикле балалар арасында рәсем конкурсы игълан итте.

Конкурс рәсем сәнгате өлкәсендә сәләтле балаларны ачыклау һәм булышуга юнәлтелгән. Ул өч яшь төркемендә үткәрелә: 6 яшьтән алып 10 яшькә, 11яшьтән алып 14 һәм 15 яшьтән алып 18яшькә кадәр. Оештыручылар тәкъдим иткән номинацияләр дә өчәү: "Мин җәйне ничек үткәрдем", "Яраткан спорт төре" һәм "Көз бизәкләре". Эшләрнең форматы-А4 (210х297 мм), А3 (297х420 мм), агач (пластик) кысаларсыз, пыяласыз һәм ламинатсыз. Башкару техникасы: карандаш, акварель, гуашь яисә пастель. Конкурс эшен тапшырганда рәсемнең кире ягында аның исеме һәм авторы турында мәгълүмат: исем-фамилиясе, индексы белән почта адресы, яше, уку урыны һәм телефоны күрсәтелә. Эшләр 30 сентябрьгә кадәр Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә (2-47-41) тапшырылалар. Җиңүчеләр дипломнар, акчалата приз һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев