Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

«Сәләт»не «йолдызлык» дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк

Лагерьга яңа асылмалы күпер һәм "Сәләт" эмблемасын символлаштыручы уеп ясалган капкалар аша (ә кичләрен күперне зәңгәр неон утлары яктырта, капкаларга да лампочкалар эленгән, бу фантастик тойгы тудыра) килеп керәсең. Территориядә радио эшләп тора, ул лагерь кунаклары белән бара торган әңгәмәләрне, форумга кагылышлы яңалыкларны тапшыра, күңелле музыка яңгырый.

Лагерь территориясе зурлыгы белән таң калдыра, берничә көн эчендә Биләр чишмәсе янындагы территория чып-чын шәһәрчеккә әйләнгән дә куйган: форумда катнашучыларның меңләгән палатасы йокы районнарын хасил иткән. Территориядә дистәләгән зуп-зур чатырлар корылган, аларда лекцияләр һәм белем бирү чаралары, матбугат конференцияләре уза. Арт-объектлар биниһая күп. Балалар һәм хәтта ял итү бүлмәләре дә бар, анда йомшак артсыз урындыкларда, тирбәлә торган кәнәфиләрдә ятып торырга була, биредә үк КВНчылар үзләренең мәзәкләрен уйлап чыгаралар.
Шулай ук спорт мәйданчылары бар, биредә баскетбол, футбол, өстәл теннисы, дартс, шахмат уйныйлар. Үзләренең матбугат үзәкләре дә бар. Медиа-үзәк хезмәткәре Валерия Нестерова аның тәүлек әйләнәсе эшләвен әйтә:
- Көн саен лагерь тормышы турында яңалык-лар видеосюжетлары ясала, без аларны кичке чаралар алдыннан күрсәтәбез.
Шулай ук лагерь территория-сендә станция бар, анда фоторә-семнәрдә "Сәләт" тарихы чагылдырылган. Ләкин күзгә шунда ук ташлана торган иң мөһим нәрсә - иҗади яшьләр. Балалар гел нәрсә турындадыр сөйләшәләр, бәхәсләшәләр, репетиция ясвыйлар, төркем-төркем булып нәрсәдер өйрәнәләр, бию ритмына кушылып бииләр. Җылы һәм дустанә мөнәсәбәт сизелеп тора. Хәтта хор белән исәнләшәләр.
- Биредә бик тә ошый, - ди Казан мәдәният һәм сәнгать университеты студенты Рим Шәфигуллин. - Мин үзем Чувашстаннан, ләкин Казанда укыйм. Биредә мин Чувашстанның Батыр районы Кызыл Чишмә авылыннан "Сәләт-Батыр" делегациясе башлыгы булып килдем. Без - 30ау. Биредә үзебезне күрсәтергә, үз оешмабызны тәкъдим итәргә, дуслар, бәлки, яңа тормыш мәгънәсендер, табарга, илһам алырга килдек. Укырга, мастер-классларда катнашырга телибез.
Форум ачылышында яшьләргә сәламләү сүзләре белән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы - Татарстан Респуб-ликасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, атарларның федераль милли мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, проректорлар Советы рәисе Лариса Сулема, Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков мөрәҗәгать итте.
Район башлыгы чираттагы тапкыр катнашучыларны сәламләве һәм форумга старт бирүенә бик шат булуын әйтте.
- Хәзер инде без аны халыкара форум дип атыйбыз. Сезгә барыгызга да яңа танышулар, балалар һәм танылган кешеләр белән аралашудан тәэсирләр алуыгызны телим. Биләрнең чиста һавасы белән ләззәтләнеп, чишмә суының тәмен исегездә калдырыгыз, рухыгыз бай булсын һәм республиканың бөек кешеләре булыгыз.
Ә пәнҗешәмбе көнне, 15 августта, форумга Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Традиция буенча Татарстан башлыгы үзенең сәфәрен Изгеләр чишмәсенә барудан башлады. Территория буенча экскурсия барышында ул укытуның формалары һәм ысуллары белән кызыксынды. Президент яшьләр белән ихлас булды, гел шаярды. Нәтиҗәле аралашу буенча тренингтагы кебек балалар белән аралашканда шаян теләкләрен әйтте:
- Үзегез өйрәнегез, аннары безне дә өйрәтерсез.
Ул Татарстанга тел өйрәнергә килгән чит ил студентлары белән татар телендә дә аралашты. Яшьләр үзләренең мәдәният, бизнес, IТ-карарлар өлкәсендә үз проектлары, инновацион техно-логияләр кертүләре турында сөйләделәр. Яшьләрнең күп кенә тәкъдимнәре Президент ягыннан хупланды һәм яклау тапты. Форумда катнашучылар белән аралашу вакытында республика башлыгы белем бирү программаларына яшьләргә булышу һәм аларның талантын үстерү буенча алдынгы методикаларны кертү кирәклеге турындагы фикерне хуплады.
- Бөтен кеше талантлы, үзеңә яңа бурычлар таба белергә һәм алга атларга кирәк, шул чакта барыбер бизнеста, спортта, фәндә үзеңне табачаксың. "Сәләт"не "Йолдызлык" дәрәҗәсенә күтәрер-гә кирәк һәм без алга таба да сезнең инициативаларыгызны хупларбыз.
Озакламый "Сәләт" хәрәкәте-нең үз масскакүләм мәгълүмат чаралары барлыкка килергә мөмкин. Рөстәм Миңнеханов форумда радио эше тәҗрибәсен уңай бәя-ләде:
- Чынлыкта без радио аша хәбәрләр тапшырырга, үз тәҗри-бәбез һәм эшләребез турында сөйләргә әзер.
Җавапка Татарстан яшьләре Президентка күмәк бию бүләк иттеләр.

Алексей Вангаев



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев