Заря
  • Рус Тат
  • Социаль пакет кирәкме?

    Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алучылар социаль хезмәтләр җыелмасы рәвешендә дәүләт ярдәменә хокуклылар. Ләкин, практика күрсәткәнчә, күп кеше акчалата компенсацияне өстен күреп, социаль пакеттан баш тарта.

    Илебездә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне (ЕДВ) алучылар (Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, Ленинград блокадасында катнашучылар, һәлак булган сугыш ветераннарының хатыннары, шулай ук 1нче, 2нче, 3нче төркем инвалидлар, шулай ук инвалид балалар), социаль хезмәтләр җыелмасы рәвешендә дәүләт социаль ярдәменә хокуклы.
    Безнең районда өлкән яшьтәге кыйммәтле даруларга мохтаҗ кешеләрнең күп өлеше аларны сатып алу өчен соцпакеттан файдаланасы урынга, зур булмаган акчалата компенсацияне артыграк күрә.
    Ни өчен баш тарталар икән - бу хакта без граж-даннарның үзләреннән белешергә булдык.
    Гөлсем Идрисова, икенче төркем инвалид:
    - Мин моннан берничә ел элек каты авырып киттем. Хастаханәләрдә озак дәваланганнан соң миңа икенче төркем инвалидлык бирделәр. Баштан соц. пакет алырга гариза язган идем, ләкин кирәкле даруларны даруханәдән ала алмаганлыктан, аны акчага алмаштыруны сорап, Пенсия фондына гариза яздым. Тернәкләнеп китә алмаганлыктан, каты операция дә кичердем. Операциядән соң химия терапиясе курсы билгеләделәр. Рес-публика хастаханәсенә баргач та, без сезгә бу курсны үткәрә алмыйбыз, чөнки сез соц. пакеттан баш тарткансыз, чөнки бу дәвалану бик кыйммәт - 100 мең сумнар чамасы тора, диделәр. Ел азагы булганлыктан, киләсе ел өчен акчадан баш тартып, соц. пакет алырга ризалаштым. Хәзер менә миңа кирәкле даруларны барыбер бирмиләр, чөнки мин эчә торган дарулар исемлектә юк, шуңа күрә ул акча хөкүмәткә китеп бара. Ә кулымда булса, үзем теләгәнне алыр идем. Миңа бер дәвалану курсы алу өчен 8 мең сумлык дару кирәк. Аны мин, соц. пакеттан баш тартмасам да, үзем сатып алам. Шифаханәгә юлламага да бер ел элек гариза язган идем, көтәргә куштылар. Тик кайчанга кадәр - анысы билгесез. Шулай булгач, тегеләй дә юк, болай да.
    Ирина Васильева, Кр. Баран авылы:
    - Мин - өченче төркем инвалид. Авыртмаган җи-рем юк. Диабет, югары кан басымы, бавыр авыруларыннан интегәм, буыннарым сызлап, үзәккә үтә. Кыскасы, тулы бер букет. Соц. пакеттан баш тартмыйм. Чөнки бөтен авыруларымнан бушлай дарулар алам. Алар гел булып тормыйлар, әлбәттә. Алдан барып гариза язам, аннары кайчан килеп алырга кирәген әйтәләр. Дарулар гадәттә 20нче числодан соң кайта. Шифаханәдә дәваланырга да юллама бирәләр. Үткән ел сентябрьдә Бөгелмә шәһәренең "Вита" шифаханә-про-филакториенда сәламәт-легемне ныгытып кайттым. Бик ошады. Хәтта уколлар да кададылар. Ләм белән дә дәваландым, төрле ванналар, су процедуралары алдым. Бу елга да халыкны социаль яклау бүлегенә гариза язган идем, ләкин әле юллама тәкъдим итүче юк. Бирсәләр, быел да барырга исәбем. Кыскасы, соц. пакеттан баш тарта алмыйм. Миңа аннан файда юк.
    Гөлсем Мәҗидуллина, Түбән Тигәнәле авылы:
    - Миңа киләсе елга 90 яшь тула. Үзем беренче төркем инвалид. Социаль пакеттан күптән баш тарттым. Ни өчен дигәндә, үзем район үзәгенә барып йөри алмыйм, ә кеше артыннан бушлай дару алырга җибәрсәм, юк, дип кайталар. Шуңа күрә аны акчага алмаштырдым. Ә даруларны үз акчама сатып алам.

    Сүз уңаеннан

    ЕДВ алучыларның гомуми саныннан (алар 1 августка, Пенсия фонды идарәсе мәгълүматлары буенча, 2870 кеше) 2308 кеше социаль хезмәт җыелмасыннан баш тарткан.
    Соцпакет үз эченә транспорт хезмәтләре (92 сум 89 тиен), дару препаратлары (аларны сатып алуга 646 сум 71 тиен бирелә) һәм шифаханә юллламалары (100 сум 5 тиен) керә. Шул рәвешчә, соцпакетның гомуми бәясе 839 сум 65 тиен тәшкил итә.

    Чыннан да, минем үземнең дә шундый хәл-гә тап булганым булды. Безнең әниебез дә кинәт авырып китеп, икенче төркем инвалидлык бирделәр. Соц. пакеттан баш тартмаган иде. Ничә тапкыр табибтан бушлай даруга язу алып, даруханәгә барсам да, бер тапкыр да бушлай алганым булмады. Я юк, я, менә кайтырга тиеш, дип җибәрәләр иде. Шуңа күрә социаль пакеттан баш тарттык.

    Гражданнарга соцпакет алуга яки аннан баш тартуга гаризаларны бу елның 1 октябренә кадәр бирергә кирәк. Моның өчен Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә 2-45-08, 2-07-04 телефоннары аша мөрәҗәгать итү зарур.

    Әлфия ХӨСӘЕНОВА әзерләде

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: