Реклама
РФ Президенты Указы нигезендә I группа инвалид балаларның эшләмәүче әти-әниләренә социаль түләүләр артты.
Балачактан инвалид баласын тәрбияләүче эшкә яраклы эшләмәүче затларга (әти-әнисенә яки уллыкка алучыга, опекун яки попечительгә) бу елның 1 гыйнварыннан - 5500 сум, башка затларга 1200 сум күләмендә айлык түләүләр билгеләнде.
Россия Пенсия фондының Алексеевск идарәсе начальнигы Гөлкәй Хәйретдинова әйтүенчә, инвалид баланы карау чорында билгеләнгән пенсиягә түләүләр 2013 елның 1 гыйнварыннан Указ көченә кергән көнгә кадәр тормышка ашырылган компенсация түләүләрен исәпкә алып үткәрелә. Сораулар буенча 2-58-31, 2-40-60 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз