Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Соцпакетмы яки акчамы - 1 октябрьгә кадәр тизрәк уйлагыз

1 октябрьгә кадәр федераль льготникларга мөһим карар кабул итәргә кирәк: социаль хезмәт күрсәтү җыелмасын (соцпакетны) калдырырга яки аннан баш тартырга һәм акча алырга. Социаль хезмәт күрсәтү җыелмасыннан баш тарткан очракта акчалата компенсациянең күләме 889 сум 66 тиен тәшкил итә.

Акчалата компенсацияне сайлаганда шуны истә тотарга кирәк: хәлегез начарланса, авыру озак дәвалануны һәм күп дарулар таләп итсә, акчалата компенсация генә җитмәячәк.

Соцпакеттан баш тарткан очракта ташламаларга ия булучыларга даруларны инде үз хисапларына сатып алырга туры килә һәм еш кына гаилә бюджеты өчен бу авыр йөккә әйләнә.

Җитди авыруларны дәвалауга матди чыгымнар (онкология авырулары, шикәр авыруы, бронхиаль астма, ревматоид полиартрит һ.б.лар) дистәләгән һәм хәтта йөзләгән мең сумга исәпләнә.

Социаль пакет табиб рецепты буенча бушлай дарулар алу белән генә түгел, ә бушлай дәвалау һәм кыйммәтле операцияләрне түләүсез үткәрү белән дә тәэмин итә.

Социаль хезмәт күрсәтү җыелмасын алу хокукын 2020 елның 1 октябренә кадәр яңартырга мөмкин. Моның өчен Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

2019 елда бушлай дарулар алучыларга гариза бирергә кирәкми.

Кирәкле дарулар белән тәэмин итү программасы федераль бюджет акчалары хисабына 2005 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Федераль ташламаларга ия булучылар арасында сугыш ветераннары һәм инвалидлары, барлык төркем инвалидлар, инвалид балалар, блокадачылар һ. б.лар бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X