Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Татарстанда инвалидлык буенча 1500 артык пенсия гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка билгеләнде

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 гыйнварыннан инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка билгеләнә.

Пенсия һәм аңа тиешле социаль түләү, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы, гражданны инвалид дип тану көненнән алып, инвалидларның Федераль реестры (ФРИ) мәгълүматлары нигезендә билгеләнә. Пенсиягә хокукны раслаучы документларны Пенсия фондына тапшыру зарурлыгы юк.

Ел башыннан Татарстанда яшәүче 1500 гә якын инвалидка пенсия шул ысул белән билгеләнде. Сүз инвалидлык алганчы пенсионер булмаган кешеләр турында бара. Гамәлдәге пенсионерга инвалидлык бирелгән очракларда Пенсия фонды айлык акчалата түләү билгели.

Инвалидлык буенча иминият яки социаль пенсия билгеләү турындагы карар федераль реестрдан инвалидлык турында мәгълүмат кергән көннән соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча кабул ителә. Пенсия билгеләү турында карар чыгарылганнан соң, өч эш көне дәвамында Пенсия фонды бу турыда гражданинга хәбәр итә. Пенсия билгеләнү турындагы хәбәр дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка, исәпкә алу язмасы булмаса,почта аша килә.

 Пенсия билгеләнгәннән соң аны китерү ысулын гражданин үзе билгели. Пенсияне китерү ысулы турындагы гаризаны Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында  шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. Түләүләрне китерү ысулын теләсә кайсы вакытта үзгәртергә мөмкин, моның өчен яңа гаризаны теләсә нинди уңайлы ысул белән бирергә кирәк. Гаризаны шулай ук шәхси кабинет аша Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында урнаштырырга, Пенсия фондына яки күпфункцияле үзәккә килеп тапшырырга мөмкин.

Пенсия инвалидлык бирелгәнче пенсионер булмаган гражданнарга билгеләнә. Пенсия алучы гражданинга инвалидлык бирелгән очракта Пенсия фонды өстәмә рәвештә айлык акчалата түләүне билгели.

        «Кайбер дәүләт хезмәтләрен актив режимдаягъни гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка күрсәтү социаль казначылык принцибы кысаларында гамәлгә ашырыла, аның максаты - социаль ярдәм чараларын билгеләү процессын тизләтү һәм белешмәләр җыюдан баш тарту», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X