Заря
  • Рус Тат
  • Төп документларын алдылар

    Узган пәнҗешәмбедә районыбызның тагын 31 укучысы Россия Федерациясе гражданины паспортына ия булды. Россия паспорты көненә багышланган төп документны тапшыру тантанасы бистәнең беренче мәктәбендә узды. Балаларны әлеге истәлекле дата уңаеннан социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, ветераннар оешмасы советы рәисе Шамил Мөлеков, 1нче Алексеевск урта мәктәбе директоры Елена...

    Узган пәнҗешәмбедә районыбызның тагын 31 укучысы Россия Федерациясе гражданины паспортына ия булды.
    Россия паспорты көненә багышланган төп документны тапшыру тантанасы бистәнең беренче мәктәбендә узды. Балаларны әлеге истәлекле дата уңаеннан социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, ветераннар оешмасы советы рәисе Шамил Мөлеков, 1нче Алексеевск урта мәктәбе директоры Елена Белова һәм ТР буенча Россия Федераль миграция хезмәтенең Алексеевск районындагы территориаль пункты начальнигы Светлана Скворцова котлады. Чара патриотик темага багышланган бәйрәм программасы белән тәмамланды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: