Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Триколор билгесе астында

Район үзәгендә Россия көнендә патриотлык һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән берничә чара үтте.

Бәйрәм алдыннан район үзәгенең мәктәп яны лагерена йөрүче укучыларга "Бердәм Россия" партиясе активистлары һәм педагоглар флаглар һәм триколор белән тасмалар тапшырдылар. Алар балаларга бәйрәмнең әһәмияте һәм илебез өчен аның мөһимлеге турында сөйләделәр. Малайлар һәм кызлар сувенирлар өчен бик сөенде һәм аларны горурлык белән киемнәренә беркеттеләр, озак вакыт салмаска вәгъдә бирделәр.
Шулай ук бу көнне футбол һәм волейбол буенча спорт ярышлары узды. 1нче спорт комплексында Алексеевск, Чистай һәм Әлки районнары муниципаль хезмәткәрләре иптәшләрчә очрашу үткәрде. Волейбол мәйданында җиңүчеләр булып хуҗалар калды. Җиңүчеләр капитаны, архитектор Тимур Кәлимуллин үз командасы турында: "Безнең һәрвакыт җиңәсебез килә, гәрчә кунакчыл булсак та, җиңү өчен көрәшәчәкбез. Коллективыбыз дус, бердәм. Узган елның көзеннән атнага ике тапкыр күнегүләргә йөрергә тырышабыз. Әлкидән килгән күршеләребез белән аеруча авыр булды, күргәнегезчә, без аларны җиңдек".
Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гөбәев:
- Спорт белән шөгыльләнү башкалар кебек үк, муниципаль хезмәткәрләргә дә гаять зарур. Бу нәрсә команданы, коллективны берләштерә. Ә моның кебек чаралар районнар арасында дуслык урнаштыра. Бездә һәркем үз спорты белән шөгыльләнә, ә ярышлар алдыннан берничә көн кала, җыелышабыз да, уйныйбыз. Алексеевскилыларга чакырганнары өчен рәхмәт, без әле мондый иптәшләрчә турнирда беренче генә тапкыр һәм сезне дә үз чиратыбызда кунакчыл Чистай җирендә көтеп калабыз. Турнирда катнашкан командалар - грамоталар һәм волейбол туплары, ә җиңүчеләр мультиварка белән бүләкләнделәр.
Ә менә 1 нче Алексеевск урта мәктәбенең спорт мәйданчыгында шундый ук дусларча турнирлар үткәрү өчен футбол сөючеләр җыелган иде. Балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Никешин тәрбияләнүчеләре җиңүчене футбол кырында ачыкласалар, ә күн тупны куарга яратучы өлкәнрәкләр- кечкенәсендә. Оппонентларын җиңгән коллективлар өйләренә яңа туплар белән кайтып киттеләр. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Рифкат Сөләйманов: "Бу көнне спортча күңелле һәм кызыклы итеп үткәрәсе килгән иде. Нәкъ шулай булып чыкты да дип уйлыйм".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев