Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Тюльпаннар бүләк итү гадәтен балалары дәвам иттерә

Дүшәмбе көнне Түбән Тигәнәледә яшәүче хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Бибинара Сөниевага 90 яшь тулды.

Юбилее белән котлау, Россия Президентыннан килгән котлауны уку, район җитәкчелегенең бүләкләрен тапшыру өчен аның өенә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, ветераннар советы рәисе Шамил Мөлеков, социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хамзина килде.
Бибинара Шәмсевә-лиева 1923 елның 20 маенда хезмәт сөючән Идрисовлар гаиләсендә туа. Кече яшьтән колхозда эшләргә, икмәк үстерергә, урман кисәргә, башка эшләрне башкарырга туры килә аңа. Хезмәт сөючәнлеге һәм җаваплылыгы аркасында Бөек Ватан сугышы елларында аны бригадир итеп билгеләп куялар, яшьтәшләре белән армый-талмый, көнне-төнгә ялгап, барлык көч-егәрен Җиңү көнен якынайтуга багышлый. Әле тагын колхозда эшләвеннән тыш, кичләрен утырып дус кызлары белән фронттагы солдатлар өчен бияләйләр, оекбашлар бәйли. 1953 елда ире Җәүдәтне очрата, аның белән 55 ел тормышның ачысын-төчесен бергә татып, авыр вакытларда бер-берсенә терәк-таяныч булып, дус-тату гомер кичерәләр. Дүрт балалары, алты оныклары һәм шуның кадәр үк оныкчыклары - аларның бернигә дә алмаштыргысыз, сатып алынмый торган байлыгы...
Ирле-хатынлы Сөниев-лар балаларын хезмәт сөючән итеп тәрбиялиләр, чисталыкка һәм тәртипкә өйрәтеп үстерәләр. Бу аларга тормышта лаеклы урын алырга булыша. Олы кызлары Роза - газ компаниясендә кадрлар бүлеге начальнигы, Луиза -Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт комитетында әйдәп баручы белгеч, Энҗе -Алексеевск районының ЗАГС бүлеге начальнигы, уллары Тәлгать -экскаваторчы.
- Әни бик тәртипле, ярдәмчел һәм аралашучан кеше, - ди олы кызы Роза Җәүдәт кызы. - Ул беркайчан да артыгын сөйләмәде, кешеләр һәрвакыт аның белән кайгы-хәсрәтләрен, фикерләрен, серләрен уртаклашалар иде. Ул безне һәрчак гадел булырга өйрәтте. Балаларын бик ярата, бала чагыбызда безгә оекбашлар, бияләйләр бәйләп кидерә, безгә матур-матур күлмәкләр тегә иде. Әле тагын әтиебезгә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләде. Әти аны бик ярата һәм туган көннәренә һәрчак тюльпаннар үстерә иде. Ул моны гадәткә әйләндерде, ә без бу гадәтне һаман да дәвам иттерәбез.
Бибинара Шәмсевәли кызы кешеләр язмышына беркайчан да битараф булмаган, колхозчыларга һәм күршеләренә гел ярдәм итеп торган. Кырыс сугыш һәм сугыштан соңгы елларда, иреген куркыныч астына куеп булса да, үз кул астында эшләүчеләргә, балаларының тамагын туйдыру өчен, кырдан башак җыярга мөмкинлек тудырган. Ә бервакыт фронтта сугышучы солдат гаиләсенә кергәч, хатыны һәм балаларының ачлыктан шешенүен күреп, колхоз рәисенә, хәрби комиссариатка шикаять итәчәкмен, дип янаган һәм фронтовик гаиләсен азык-төлек белән тәэмин итеп, аларны ач үлемнән коткарып калган.
Аның тормышында мондый мисаллар байтак булган.
Моннан берничә ел элек ул ирен җирләгән, ләкин балалары һәм оныклары, күршеләре һәм авылдашларының кайгыртуын һәм игътибарын тоеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев