Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Җәй уртасы: мәктәпләрдә ремонтның кызган чагы

Быел мәктәпләрне капиталь ремонтлау Программасы кысаларында районыбызда ике гомуми белем бирү учреждениесе - Кыр Шунталысы һәм Зирекле мәктәпләре катнаша.

Исегезгә төшерәбез: 2012 елда әлеге Программа нәтиҗәсендә һәм Алексеевск төзүчеләре тырышлыгы белән Би-ләр, Шәмә һәм Юеш Көрнәле мәктәпләре ремонтланган иде.
Зиреклелеләр һәм кыршунталылылар быел яңа уку елы башлануны түземсезләнеп көтәләр, чөнки мәктәпләрнең йөзе яшәреп китәчәк, алар яңа тәрәзәле, ишекле, бәдрәфле һәм түбәле булачаклар. Шуның өстенә мәктәптә балалар бакчасы да урын алачак, бу балалары төрле яшьтәге кайбер ата-аналарга иртәнге задание бирүне шактый җиңеләйтәчәк. Әйтәсе дә юк, уңай.
-Менә балалар бакчасының яңа тәрәзәләре. Биредә аерым санузел, яңа инвентарь һәм күп кенә башка нәрсәләр булачак. Төзүчеләр түбәдәге эшләрне төгәлләп киләләр, ул тулысынча яңартылды. Спортзал тәрәзәләрен ясыйлар, фасадны штукатурлыйлар. Алар - үз эшләре белән, без үз эшебез белән мәшгуль. Һәр мәктәпнең үзенең бизнес-проекты бар. Без мәктәп яны кишәр-легендә карлыган җыя-быз, аннары аны халыкка сатабыз. Бик тиз сатылып бетә, - ди мәктәп директоры Мария Устимова.
Шунысын да өстәп әйтергә кирәк: республика ремонтка биргән акчаны - ә ул ике мәктәпкә 16 миллион сум - үзләштерү белән МСО-ТАПС төзүчеләре шөгыльләнә. Ә менә Зирекледәге балалар бакчасы район акчасына ясала. Кыр Шунталысы мәктәбендә, башка эшләрдән тыш, идәннәр һәм канализация челтәрләре алмаштырылачак. Бүгенге көндә, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов сүзләре буенча, ике мәктәп тә 70 процентка әзер.
- Ә сез яңа фельд-шер-акушерлык пунктын күрдегезме әле? - дип сорады бездән Зирекле җирлеге башлыгы Валентина Данилова. - Анда инде авыруларны кабул итә башларга да мөмкин. Су, ут, канализация үткәрелгән. Вак-төяк эшләр генә калды. Ачу яңа уку елы башланган көнгә туры китерелер, мөгаен.
Аңа районның барлык уку учреждениеләре әзерләнә. Балалар барысы да бертөрле мәктәп формасы киеп, җәй көне матураеп киткән сыйныф бүлмәләренә киләчәк. Ләкин бусы инде башка тема...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев