Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Яңа ел әкиятләре

"Кайгырту" приютында тәрбияләнүчеләр һәм Ромодан, Ялкын, Лебедино мәктәпләре укучылары Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият персонажларыннан Яңа ел котлавы алдылар. Салкын көндә иртән иртүк район үзәге кешеләре Кыш Бабайның оныкасы Кар Кызы белән атка утырып "Кайгырту" приютына бүләкләр илтүен күрделәр. Балаларны Яңа ел белән котлап һәм ишегалдында үсеп утыручы...

"Кайгырту" приютында тәрбияләнүчеләр һәм Ромодан, Ялкын, Лебедино мәктәпләре укучылары Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият персонажларыннан Яңа ел котлавы алдылар.

Салкын көндә иртән иртүк район үзәге кешеләре Кыш Бабайның оныкасы Кар Кызы белән атка утырып "Кайгырту" приютына бүләкләр илтүен күрделәр. Балаларны Яңа ел белән котлап һәм ишегалдында үсеп утыручы купшы чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап, кунаклар аннары башкалар белән бергә әлеге бәйрәмне каршылый алмаучы мөмкинлекләре чикләнгән балалар янына киттеләр. Аларга бүләкләр тапшыргач, әкият геройлары Ромоданга ашыктылар, анда өр-яңа авыл мәдәният йортында аларны маскарад костюмнары кигән бала-чага көтеп тора иде инде.
Яңа ел әкиятендәгечә, Кыш Бабай үзенең әкият яраннары белән юлда тоткарланды, һәм балаларга кунакларны бераз көтәргә туры килде. Залда Әтәч, Үгез, шамакайлар һәм узып китүче ел символы-Аждаһа пәйда булгач, аларның гаҗәпләнүенең чиге булмады. Аждаһаның бер дә китәсе килмәде, һәм бары тик "Кыш аны туңдырып, кар бөртеген-властьның күчмә символын тартып алгач кына аны киләсе ел хуҗасы Еланга тапшырды. Ләкин балалар мескен "Аждаһа"ны кызганып, үзләренең биюләре белән аны эреттеләр һәм Кыш Бабай белән Кар Кызын көтә-көтә күңел ачуларын дәвам иттерделәр.
Ә Яңа ел бәйрәм-нәренең төп герое үзенең оныкасы белән балалар белән рәхәтләнеп уйнадылар һәм Яңа ел чыршысын кабыздылар, залда төрле төстәге утлар җемелди башлады. Аннары барысы бергәләп Казандагы "Әкият" курчак театры артистлары башкаруында искиткеч матур "Кыш Бабай бүләкләре" дигән Яңа ел әкиятен карадылар. Табигый ки, бәйрәмнән беркем дә бүләксез китмәде.
Әлеге зур бәйрәмне оештыручылар-"Керамика-маркет" ЧҖҖ белән берлектә ТР Хисап палатасы хезмәткәрләре балаларга беренче ел гына бәйрәм бүләк итмиләр инде. Кыш Бабайны каршылаганда балаларның күзләре ничек януын һәм бүләкләргә чын күңелдән сөенүләрен күреп, аларның күңелләре йомшарып китте. Хисап палатасының җыелма бүлеге начальнигы Альбина Гыйләҗева, балаларны котлап, болай диде: "Без монда килмичә булдыра алмадык. Бу яңа клубка берсеннән-берсе матур күпме бала җыелган һәм нинди матур чыршы куелган, мин хәтта сездән көнләшеп тә куйдым. Акыллы, кызыксынучан булыгыз, Яңа елга ниятләгән бөтен ниятләрегез чынга ашсын!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев