Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Ял һәм балалар куркынычсызлыгы оазисы

18 июльдә республика Министрлар Кабинетында халык социаль проектлары җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Иң яхшылар унлыгына Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты эшләгән район үзәгендә балалар уен мәйданчыклары төзү турындагы проектыбыз да керде. Бик әйбәт идея өчен 1 млн. сумлык грант алуга сертификат бирелде. Бу акчаны нәрсәгә сарыф итәргә планлаштырылуы...

- Александр Сергеевич, грантны ничек үзләштерергә ниятлисез?


- Шунда ук әйтеп куям: грант суммасы проект бәясенең 60 процентын гына тәшкил итә - конкурс шартлары шундый. Калган 40 процентны - ә бу 667 мең сум - бистә бюджетыннан эзләргә туры киләчәк. Алдарак әйтеп үтелгәнчә, без өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен берьюлы алты ял зонасы төзергә һәм төзекләндерергә исәп тотабыз. Монда кече мәктәп яшендәге балалар да вакытларын бик күңелле үткәрә алачаклар.


Уен мәйданчыкларын ачык урында, күп фатирлы өйләр: Набережная урамындагы 7нче өй, Гагарин урамындагы 17нче, Комсомольская урамындагы 41нче, Совет урамындагы 25нче өйләр янында, Есенин урамындагы 1нче һәм 3нче, Просторная урамындагы 35нче һәм 35А өйләре арасында ясарга кирәк булачак. Шушы бәхет утраучыкларының һәркайсында заманча уен комплекслары, ял итү өчен эскәмияләр, карусель, пружиналы таган, таган-балансир һәм гөмбәле комлык ясалачак. Ком сарайлары торгызу, куышлы, туп белән, карда тәгәрәп уйнау, кар бабайлар ясау, җиңел физик күнегүләр һәм башка уеннар бала-чагага күпме шатлык китерәчәк, мускулларын үстерәчәк, чыдамлылыкка өйрәтәчәк. Шуның өстенә боларның барысы да өлкәннәргә балаларына гел күз-колак булып торырга булышачак һәм аларның сәламәтлекләренә яки тормышларына янаучы куркынычтан, уйланылмаган гамәлләрдән һәм хәлләрдән саклаячак.


- Әлеге проект ничек эшләнә?


- Ул ике этапта эшләнде. Беренче эзләү этабында махсус әдәбият өйрәнелде, өлкәннәр арасында да, балалар арасында да анкета үткәрелде, булган балалар мәйданчыклары карап чыгылды, район үзәген, беренче чиратта балалар вакытларын үткәрә торган урыннарны төзекләндерүдә төп кимчелекләр ачыкланды. Өстәвенә анкета үткәрү кыска гына вакыт эчендә материал җыярга мөмкинлек бирде. Мәсәлән, тәкъдим ителгән сораулар аша балалардан саф һавада күпме вакытларын үткәрүләре, буш вакытларында нәрсә белән мәшгуль булулары, үзләренең балалар мәйданчыкларын булдырасылары киләме икәнлеге һәм аның, алар күзлегеннән караганда, нинди булырга тиешлеге белән кызыксындык.


Икенче стадиядә алынган мәгълүматларны эшкәртү һәм гомумиләштерү гамәлгә ашырылды, тикшерү материаллары рәсмиләштерелде, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү буенча тәкъдимнәр төзелде.
- Алынган мәгълүматлар нинди нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирде инде?


- Әгәр мәктәпләр турында сөйләсәң, 4нче Алексеевск башлангыч мәктәбе-балалар бакчасыннан кала өч мәктәпнең берсендә дә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен махсус җиһазланган балалар мәйданчыклары яки спорт шәһәрчеге юк. Ләкин һәр бала саф һавада уйнау өчен җәй башлануын түземсезләнеп көтә, ә моның өчен, ни кызганыч, шартлар әлегә тудырылмаган. Анкета балаларыбызның буш вакытларының күп өлешен телевизор экраннары, компьютерлар каршында үткәрүләрен күрсәтте, ә компьютер уеннары балаларны урамда йөрүгә, саф һавада хәрәкәтчән уеннар уйнауга караганда үзләренә күбрәк җәлеп итәләр. Бүген хәрәкәтнең аз, физкультура дәресләре, физкультминутлар һәм тәнәфесләрдә хәрәкәтчән уеннар бу җитмәүчелекне берничек тә тутыра алмыйлар.


Өйләр ишегалдындагы уен мәйданчыклары рухи һәм физик яктан искергән, өстәмә матди чыгымнар таләп итәләр һәм шуның өстенә куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмиләр. Бу яктан бүген төзелеп килүче микрорайон да зур борчылу тудыра. Ел саен Просторная урамында күп фатирлы торак өйләр файдалануга тапшырыла. Яшәүчеләрнең күбесе - социаль ипотека программасы буенча фатир алган яшьләр. Мәсәлән, узган елның сентябрендә генә дә кешеләр берьюлы 9 һәм 27 фатирлы ике өйгә күчте. Хәзер анда тагын унсигез фатирлы бер өй төзелеп килә. Шуңа күрә, әлеге яңа территориядә ел саен арта баручы бу балаларны ничек тупларга һәм аларның ялын ничек оештырырга? дигән сорау килеп туа.


Уен мәйданчыклары булдыру буенча "Кояш астына җыелыйк!" социаль проекты безгә үсеп килүче буынның буш вакыты кебек мөһим бурычларның берсен хәл итәргә булышачак. Ул физик сәламәтлекне ныгытуда, коллективизм хисе формалаштыруда, дуслык һәм күп кенә башка сыйфатлар тәрбияләүдә, аларның актив ялын оештыруда ышанычлы терәк булачак.


Ләкин тискәре нәрсәләр белән беррәттән алга төзелә торган объектларның сакланышы мәсьәләсе дә килеп баса, бу вазыйфа өй буенча өлкән кешегә йөкләнәчәк. Аларны шәһәр җирлеге башкарма комитеты, Идарәче компания һәм күп фатирлы өйләрдә яшәүчеләр бергәләп, шулай дип ышаныйк, карап торачак. Алексеевскилылардан әлеге изге эштә читтә калмауларын һәм аңа үз өлешләрен кертүләрен сорыйбыз. Балалар мәйданчыклары бала-чаганы үстерү, сәламәтлекләрен ныгыту, үзенә күрә куркынычсызлык оазисына гына түгел, ә бәлки матур гөлбакчага да әйләнергә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев