Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Янгынга каршы куркынычсызлык чаралары турында

Язгы-җәйге чор җитү белән, кагыйдә буларак, янгыннар саны арта. 2012 елның мартыннан алып сентябренә кадәр генә дә Алексеевск районында 18 янгын булды, алардан килгән матди зыян 568 мең сумнан артып китте. Утта 3 кеше янып үлде, 13 корылма юк ителде һәм 7сенә зыян килде, 1 берәмлек автотехника яраксыз хәлгә китерелде.

Янгыннар китереп чыгарган хәлне тотрык-лыландыру, аларда кешеләрнең һәлак булуына юл куймау, объектларны һәм торак пунктларны язгы-җәйге чорга әзерләү максатында район башлыгының түбәндәге карары кабул ителде.
Авыл җирлекләре башлыкларына җирле үзидарә Советлары утырышларында социаль-мәдәни-көнкүреш объектларының, торак секторның янгын куркынычсызлыгы мәсьә-ләләрен карарга тәкъдим ителде. Торак пунктларда һәм авыл җирлекләре территорияләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча тиешле чаралар күрергә, авыл кешеләре көче белән торак пункт территорияләрен яна торган чүп-чардан чис-тартырга, район авыл-ларының янгын куркынычсызлыгын күтәрү буенча гражданнар җыены үткәрергә кирәк.
Авыл хуҗалыгы пред-приятиеләре җитәк-челәренә янгын сүндерү өчен җайлаштырылган яки яңадан җиһаз-ландырылган техникада ирекле янгын каравылы әгъзаларының тәүлек әйләнәсе кизү торуын оештырырга, җәйге чорда буш торучы терлекчелек һәм башка биналарны электр энергиясе белән тәэмин итү чыганакларыннан өзәргә, орлыклык фондны, машина-трактор паркын, техника, ягулык-майлау материалларын саклау складларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәргә, басуларда камылны һәм камыл калдыкларын яндыруны тыярга тәкъдим ителде.
"Алексеевскводоканал" ААҖга (Андрей Гервасьев) төзек булмаган янгын коеларын, суэтем линияләрен ремонтларга кушылды. Яңа су агызгычлар салганда һәм искеләрен ремонтлаганда янгын коелары һәм янгын гидрантлары куюны һәм монтажлауны күздә тотарга.
"Билярлес" дәүләт казна учреждениесе директоры (Галим Хәбибуллин) урман массивларын, юл буйларын сөреп чыгарга, кисәтүче язулар язылган плакатлар, аншлаглар куярга, урманнарга керү юлларын киртәләп алырга, коры чорда учак ягуны һәм янгын чыгу урыннарын ачыклау максатында территорияләрдә патрульлек итүне оештырырга кушылды.
Олег ЕЩЁВ,
Алексеевск районының күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсе инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев