Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Яшәргә бергә өйрәнәбез

Алексеевск районында 2011 елдан алып "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыру башланды. Башкарылган эш турында безгә социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хамзина сөйләде:

- Алда эшләр күп иде. Бүгенге көнгә байтак эшләнде. Беренче эшләр үзәк район хастаханәсендә үтәлде: машина кую урыннары, биналар пандуслар һәм башка җиһазлар белән җиһазландырылды, видеокамералар, мәгълүмат таблолары куелды, аларда инвалидларга һәм карт кешеләргә толерантлык турында видеороликлар күрсәтелә, санитария узеллары ясалды. Хастаханәнең холлында гражданнарны кабул итү урыннары, авыру кешеләргә икенче катка күтәрелергә лифт бар.
1нче Алексеевск урта мәктәбендә 2011 елда борт ташы түбәнәйтелде, ишекләр зурайтылды, видеокамералар һәм мәгълүмат таблолары урнаштырылды, санитария узелыннан файдалану өчен шартлар яхшыртылды һәм төп керү ишегенә юл ясалды.
Шулай ук 2012 елда Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә юл участокларында "Ятып торучы полицейский"лар ясап куелды. Коляскаларда утыручы, күзләре начар күрүче һәм колаклары начар ишетүче инвалидларга файдалану өчен җәяүле юлы сукмакларына һәм кичүләренә плитка җәелде, Ленин, Куйбышев һәм Совет урамнарында борт ташы түбәнәйтелде. Инвалидлар һәм халыкның аз йөри торган төркемнәре өчен торак фонд объектлары җайлы итеп ясалды. Бинаның биш керә торган зонасы, болдыр, тамбур, подъезд вестибюле, баскычлар җиһазландырылды. Боларның барысы да махсус җайланмалар: пандуслар, култыксалар, аппарельләр (сөзәк күтәрелү урыннары), күтәргечләр, коляскаларны беркетү урыннары белән җиһазланды.
- Безнең подъездда пандус ясаганнарына бик сөендек, - дип үзенең тәэсирләре белән уртак-лашты I группа инвалид Наталья Шерстневаның әнисе Елена Шерст-нева. - Хәзер минем кызымның урамга коляскада чыгу мөмкинлеге булачак. Кайбер хәлләр аркасында фатирыбызны шул ук йорттагы, тик башка подъезддагы бүтән фатирга алмаштырырга мәҗбүр булдык. Әмма хәрәкәт итү буенча безнең янәдән дә шул ук иске проблемабыз калачак.
2012-2013 елларда "Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Алексеевск интернат-йорты"н да төзекләндерергә кирәк булды. Биредә дә инвалидлар һәм өлкәннәрнең тормышын җиңеләйтү өчен күп эш башкарылды. Коляскалар сыйсын өчен ишекләр зурайтылды, култыксалы утыру урыннары ясалды, санузелларда душ кабиналары һәм махсус җиһазлан-дырылган раковиналар һәм унитазлар куелды. Шулай ук керү юлында әвәслекләр һәм зур булмаган мәйданчык, пандуслар ясалды. Инвалидлар өчен кресло-коляскалар алып кайтылды.
Алга таба да мөмкин-лекләре чикләнгән кеше-ләрнең шартларын яхшырту байтак эшләр планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев