Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Җыйнак ишегалды

Алтын көз азагына якынлашты, агачлар яфрагын койды, кошлар җылы якларга очып китте, көннәре дә бик үк ямьле түгел, әмма бистәдә җете төсләре һич тә тоныкланмаган, җәй сакланган бер ишегалды бар... Тормыш кайнап торган Ленин урамыннан Гагаринга килеп кергәндә шәһәр оазисына эләгәсең сыман. Йорт янәшәсендәге җыйнак чәчәк түтәлләре һәм матур итеп...

Алтын көз азагына якынлашты, агачлар яфрагын койды, кошлар җылы якларга очып китте, көннәре дә бик үк ямьле түгел, әмма бистәдә җете төсләре һич тә тоныкланмаган, җәй сакланган бер ишегалды бар...

Тормыш кайнап торган Ленин урамыннан Гагаринга килеп кергәндә шәһәр оазисына эләгәсең сыман. Йорт янәшәсендәге җыйнак чәчәк түтәлләре һәм матур итеп рәсем ясалган сарай стеналарына күз төшә. Ишегалдының нәкъ уртасында зур өстәл куелган, аның тирәсендә- чәчәкләр, хайваннар, үрдәк,гөмбә статуэткалары, әйтерсең лә, син урман аланына килеп чыккансың. Ишегалдында да, аның тирәсендә дә бернинди чүп күрмәссең, аның биредә әсәре дә юк.
Мондый гүзәллекнең авторлары-Космонавтлар урамының 15 йортында яшәүчеләр. Боларның барысын да алар үз куллары һәм үз теләкләре белән булдырганнар, ирекле рәвештә тиешле дәрәҗәдә саклап та тоталар. "Без бит биредә яшибез, шуңа да йортыбызның казармадагы кебек түгел, ә матур һәм җыйнак булуын телибез",-ди шул йортларда яшәүчеләрнең берсе, үз подъездларының баскыч мәйданчыгын әле генә буяп бетергән Галина Горохова.
"Бездә яшәүчеләрнең барысы да игелекле, ихлас күңелле - болары инде өй башлыгы Антонина Җангирова сүзләре.- Күбесенчә биредә пенсионерлар яши. Шуңа күрә без үзара шаяртып аны: "Картлар йорты"дип атыйбыз. Бездә берничә яшь гаилә бар анысы, әмма аларның вакытлары тыгыз, эш һәм гаилә мәшәкатьләре... Шулай да кайчак алар да өмәләргә чыгарга җай табалар, иң мөһиме: чүпләмиләр. Без еш кына ишегалдындагы өстәл тирәли утырып, төзекләндерү буенча "планеркалар" үткәрәбез, кемгә нәрсә эшләргә-шул хакта киңәшәбез. Ә инде эшләр тәмамлангач, кичләрен тәмле итеп чәй эчәбез, бакчаларда үстерелгән нигъмәтләр белән бер-беребезне сыйлыйбыз.
Бездә башлап йөрү-челәр - Галина Чунина белән Нина Стебайловалар. Ә аларга Мария Логинова, Галина Горохова һәм Наталья Богомолова актив булышалар. Ишегалдын инде 10 елга якын карап тотабыз. Безнең тырышлык бушка китмәде : узган ел ТР Хисап палатасы башлыгы Алексей Демидов булышлыгы белән безнең ишек алдына асфальт юл салдылар, йорт алды тагын да җыйнакланып китте. Быел бистә Советы төзекләндерү бәйгесендә безгә бүләк тапшырды. Идарәче компания җитәкчесе Павел Колоколов кирәк кадәр буяулар бирде.
Нинди дә булса чүп ташлаганны яисә тәртипсезлек очрагын күрсәк, җаныбыз түзми, тиз генә аннан арынырга тырышабыз. Кем әйтмешли, тәртипсезлекне тамырдан юкка чыгарабыз. Бу эш буыннарга катарга ирек бирми, гомеребезне озайта һәм сәламәтлекне ныгыта, берни эшләмичә дүрт стена эчендә утырганчы моны күпкә яхшырак, дип саныйбыз».
Болардан тыш, әлеге мәкалә геройлары-спорт комплексының тренажер залына йөрүчеләр гади хакыйкатьне: хәрәкәтнең тормыш икәнлеген раслыйлар. Ә бу очракта матур тормыш дип өстәү урынлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев