Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Өйләренә үз автобуслары белән кайттылар

25 мартта Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында "Иганәче-2012" исеменә үткәрелгән республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды, анда Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевка - диплом, ә тәрбиягә бала алган күп балалы Левакиннар гаиләсенә автобус тапшырылды. Президент Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында, 6нчы конкурс-ка йомгак ясалды, дип билгеләп...

25 мартта Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында "Иганәче-2012" исеменә үткәрелгән республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды, анда Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевка - диплом, ә тәрбиягә бала алган күп балалы Левакиннар гаиләсенә автобус тапшырылды.

Президент Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында, 6нчы конкурс-ка йомгак ясалды, дип билгеләп үтте. 2007 елда Минтимер Шәймиев инициативасы белән башланып киткән конкурс традициягә һәм популяр вакыйгага әйләнде.
Җиде һәм аннан да күбрәк балигь булмаган бала тәрбияләнә торган гаиләләргә ярдәм итү максатында хәйрия буенча республика Советы тарафыннан "Зур гаилә" акциясе үткәрү турында карар кабул ителде, аның кысаларында алексеевскилылар гаиләсе "Peuqeot" автобусы алды. Бу Левакиннарга бик кирәкле бүләк, биредә 50 мең сум күләмендә хәйрия кертемен район предприятиеләре: "ЭлитаМ" (Юрий Козонков), "Элита"ЧҖҖ (Юрий Белов), "Инженерлык челтәрләре" ЧҖҖ (Николай Леденцов һәм Анатолий Рубцов) кертте, ә калган өлеше республика бюджеты исәбенә субсидияләнде.
- Бу хакта без моннан 3 көн элек белдек, - ди ире Сергей белән 6 яшьтән алып 20 яшькәчә тәрбиягә алынган сигез кызны тәрбияләүче Нина Левакина. - Әлбәттә, бик шатландык. Быел җәй, мөгаен, Кырымга барырбыз, анда туганнарыбыз яши. Бөтен гаиләбез белән бара алачакбыз. Гомумән, хәзер безнең проблемабыз булмаячак, юкса берәр җиргә барырга җыенсак, барыбыз да сыя алмый идек, балаларыбызның яртысы елап өйдә кала иде. Без бергәләп ял итәргә, бигрәк тә урманда җиләк, гөмбә җыярга, табигать кочагына чыгарга бик яратабыз.
Автобус, дөрес, гаражга сыймый, иремә дә үз таныклыгына тагын бер категория өстәргә туры киләчәк, чөнки автобус 18 урынлы. Сәхнәдә социаль мәсьәләләр буенча Президент ярдәмчесе Татьяна Ларионова ачкыч тапшырганда, шаяртып, гаиләбезнең тагын да ишәюен теләде. Хыялыбызда бу бар иде инде - тагын ике кыз алырга телибез. Хәзер менә бу автобус белән җиңелрәк булачак.
Сүз уңаеннан әйткән-дә, республикада алексеевскилылар иң актив катнаша торган тагын башка хәйрия фондлары һәм программалары да бар. Болар - Алексей Демидов-кечесе, Гөлнур Сафина, Рамил Сәләхетдинов, Илгизәр Әхмәтов, Тәлгат Хамматов, Илнар Сөниев һәм башкалар. Кешеләр шул яхшылыклары өчен аларга рәхмәтлеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев