Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Үзара ярдәмләшү кирәк

Җомга көнне, 18 гыйнварда, Алексеевск балалар сәнгать мәктәбендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең авыл җирлекләренең профилактика советлары, опека һәм попечительлек секторы, белем бирү, мәдәният учреждениеләре, социаль яклау бүлеге, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән бергәләп эшләү мәсьәләсе буенча киңәйтелгән...

Җомга көнне, 18 гыйнварда, Алексеевск балалар сәнгать мәктәбендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең авыл җирлекләренең профилактика советлары, опека һәм попечительлек секторы, белем бирү, мәдәният учреждениеләре, социаль яклау бүлеге, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән бергәләп эшләү мәсьәләсе буенча киңәйтелгән утырышы булды.

Утырыш барышында балаларның күзәтүчесезлеген һәм сукбайлыгын булдырмауның барлык субъектлары эшчәнлеге җентекләп анализланды, асрамага һәм опекунлыкка бала алган гаиләләрдәге балалар белән эшләүдә проблемалы мизгелләр яктыртылды.
Башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, атап әйткәндә, авыр хәлдә калган яшүсмерләр белән эш максатка юнәлешлерәк алып барылырга тиеш, өлкәннәрнең ярдәменә мохтаҗ бер генә бала да читтә калмасын, үзен ташланган һәм беркемгә кирәкмәгән итеп тоймасын, дип ассызыклап әйтте: "Левашевода асрамага бала алган гаиләдән 15 яшьлек малай белән килеп чыккан фаҗига бу юнәлештә бөтен эшчәнлекне тагын да җентеклерәк анализларга мәҗбүр итте. Безгә көне буена яныбызда булган кешеләргә карата тагын да игътибарлырак булырга кирәк. Хәзер сугыш юк, ләкин без шулай да балаларыбызны югалтабыз. Бу бик авыр хәл".
Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты опека һәм попечительлек секторының баш белгече Елена Секалина, үз чиратында, шундый доклад белән чыгыш ясап, тәрбиягә бала алачак ата-аналар һәм опекуннар авыл җирлекләре башлыклары бирә торган көнкүреш характеристикалары, кирәкле документлар һәм торак шартларын тикшереп чыгу нигезендә җентекләп тикшереләләр, дип ышандырды. Моннан тыш, булачак ата-аналар һәм опекуннар белән әңгәмәләр үткәрелә, бу әңгәмәләр вакытында аларның гаиләләренә бала алырга карар итү теләгенең ни сәбәпле килеп чыгуы ачыклана. Шуның өстенә үз гаиләләренә бала алырга теләк белдергән гражданнар хәзер Чистай балалар йорты базасында махсус укыту программасы узалар; бирелгән таныклыклар аларга уллыкка (кызлыкка) яки тәрбиягә бала алган ата-ана булырга хокук бирә (4 кеше андый таныклыкны алды инде, 1 гаилә инде бала да алып кайтты).
Елена Анатольевна игътибарны опека һәм попечительлек органының балаларның күзәтүчесезлеген һәм сукбайлыгын булдырмау белән шөгыльләнүче барлык ведомстволарны үз эченә алуына юнәлдерде, аларның вәкилләренә балаларның һәм яшүсмерләрнең хокукларын яклауда үзара ярдәмләшеп эшләү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Үзләренең хисап докладларын ясаган социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Н.Чурин, 2нче Алексеевск урта мәктәбе психологы М.Фазлыева, мәгариф бүлеге начальнигы А.Симашева һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Е.Хамзина киңәшмә азагында профилактиканың барлык субъектларына асрамага һәм опекунлыкка бала алган гаиләләр белән җитәрлек эш алып барылмауны күрсәтергә, башкарма комитет, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре утырышларында опекуннарны, җирле Советлар башлыкларын, бүлекләр (профилактика субъектлары) җитәкчеләрен һәм мәктәп директорларын андый гаиләләр белән үткәрелә торган эш турында чыгышларын тыңларга; опекунлыкка һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдә проблемалы балаларны иртә ачыклау буенча системалы эш оештырырга; авыл җирлекләре, предприятиеләр һәм оешмаларның, район мәктәпләре һәм мәктәпкәчә учреждениеләренең профилактика советлары эшен көчәйтергә, дигән карар чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев