Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Зур гаиләгә яңа өй

Шушы көннәрдә Урманасты Шунталысы авылында тантаналы һәм озак көтелгән вакыйга булды: күпчелек әгъзасы мөмкин-лекләре чикләнгән кешеләр булган Зариповлар гаиләсенә район җитәкчелеге һәм Урманасты Шунталысы авыл җирлеге ярдәмендә торак бирелде. Дүрт кешедән торган әлеге гаилә әле күптән түгел генә зур булмаган, ярым җимерек, газы да, суы да кермәгән, миче төтенли торган,...

Шушы көннәрдә Урманасты Шунталысы авылында тантаналы һәм озак көтелгән вакыйга булды: күпчелек әгъзасы мөмкин-лекләре чикләнгән кешеләр булган Зариповлар гаиләсенә район җитәкчелеге һәм Урманасты Шунталысы авыл җирлеге ярдәмендә торак бирелде.

Дүрт кешедән торган әлеге гаилә әле күптән түгел генә зур булмаган, ярым җимерек, газы да, суы да кермәгән, миче төтенли торган, түшәмнәре күптән черегән һәм теләсә кайсы вакытта ишелеп төшәргә мөмкин булган, кыскасы, авария хәлендәге һәм куркыныч тудырып торучы өйдә яши. Мондый шартларда яшәү мөмкин булмый, һәм шул чагында ике балалы (кызы Алсу һәм балигъ булмаган улы Илсаф), әле тагын 45 елга якын терлекчелектә эшләгән карт әнисен дә караучы икенче группа инвалид Әнисә Зарипова Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетына һәм авыл җирлеге башлыгы Алик Җиһаншинга мөрәҗәгать итә.
Бүтән фатир алуда ярдәм күрсәтүне сорауга озакламый уңай җавап алына, һәм бер айлар чамасы вакыт узгач, гаилә иркен, нык, газы кергән өйгә күченә. "Без, үз тормышыбыз һәм балаларыбыз тормышы өчен куркып, 30 елга якын иске өйдә яшәдек,-дип сөйли Әнисә.-Моннан соң да инде болай яшәргә түземлегебез калмады, һәм без хат язарга карар иттек. Районнан комиссия килде, тикшерде. Өй яшәү өчен яраксыз, дип табылды. Безгә бу проблеманы мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә вәгъдә бирделәр һәм вәгъдәләрендә тордылар... Әнием, балаларым һәм үзем өчен шатланып туя алмыйм. Безнең турыда кайгырткан бөтен кешегә, шул исәптән безнең өчен кайгырган һәм һәртөрле булышлык күрсәткән авылдашларыбызга рәхмәт".
Хәзер Зариповлар гаиләсендә якты һәм җылы, алар үз хуҗа-лыклары белән шөгыль-ләнәләр - тавыклар, казлар, үрдәкләр, сарыклар асрыйлар. Моның өчен өй янәшәсендәге зур сарай бик ярап куя. Яңа урын хуҗаның мәчесе күңеленә дә хуш килгән-иске өйгә ул әйләнеп тә карамый, чөнки җылы торба янында тиз суына торган мич янындагыга караганда күпкә рәхәтрәк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев