1 нче спорт комплексында Инвалидлар декадасы кысаларында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр җыелды
Уеннарда катнашучыларны спорт мәктәбе директоры урынбасары Ольга Николаевна Ошина, инвалидлар җәмгыяте рәисе Нина Кузминична Седова, социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Наталья Анатольевна Семина сәламләде.
Һәрвакыттагыча, ярышлар дустанә һәм күңелле мохиттә узды. Катнашучыларга яхшы кәеф алырга спорт мәктәбе, «СинЭнергия» яшьләр үзәге һәм «Импульс» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре ярдәм итте. Район хакимияте барлык катнашучыларга да татлы призлар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев