Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Аерылып тордылар

Бу көннәрдә йөзүчеләребез Яңа Чишмә районының Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә районара ярышларда катнаштылар, алар анда шәхси зачетларда яхшы гына нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Тренер-укытучы Анатолий Синтюрев сүзләренчә, 1999-2007 елда туган малайлар һәм 1999-2004 елгы кызлар арасында узган ярыш Ватан герое көненә багышланды. Анда җиде командадан: Нурлат, Чистай, Яңа Чишмә, Алексеевск, Мөслим, Чирмешән һәм Балык Бистәсеннән 120 спортчы катнашты. Өстәвенә һәр йөзүче программа һәм эстафетаның бары тик ике шәхси номерында гына чыгыш ясый алды.


Ирекле стильдә эстафета йөзүендә 1999-2000 һәм 2001-2002 елгы малайлар арасында 4 х 50 метр арада безнең малайлар 4нче урынны яуладылар. Шәхси зачетта алексеевскилыларның нәтиҗәләре бераз яхшырак булды. 50 метр арада ирекле стильдә Егор Зимин, Константин Лифанов - икенче, Илһам Хәлилов - 3нче урында; 100 метр арада ирекле стильдә Константин Лифанов көмеш призер булды; ә йөзүчеләр арасында иң яшь йөзүче Данил Лифанов 25 метр арада аркада йөзүдә иң яхшылар өчлеген япты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев