Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Алда – дөнья чемпионаты!

Россия чемпион-нарының мәртәбәле исемлеген тагын бер яшь якташыбыз тулыландырды, бу юлы - билбау көрәшендә. Ул - бистәбезнең 1нче мәктәбен тәмамлаган Елена Клюшкина. Көрәш белән Лена алтынчы сыйныфтан мавыккан, гәрчә спортка ул кечкенәдән битараф булмаса да. Тиктормас һәм кыю кызчык әле балалар бакчасыннан ук тхэквондо белән кызыксына (күнегүләр нәкъ менә "Әтәчкәй...

Россия чемпион-нарының мәртәбәле исемлеген тагын бер яшь якташыбыз тулыландырды, бу юлы - билбау көрәшендә. Ул - бистәбезнең 1нче мәктәбен тәмамлаган Елена Клюшкина.

Көрәш белән Лена алтынчы сыйныфтан мавыккан, гәрчә спортка ул кечкенәдән битараф булмаса да. Тиктормас һәм кыю кызчык әле балалар бакчасыннан ук тхэквондо белән кызыксына (күнегүләр нәкъ менә "Әтәчкәй "балалар бакчасы базасында үтә) һәм яшьтәшләре белән беррәттән үзенә таныш булмаган алымнарны үзләштерә башлый. Әмма беренче сыйныфта кинәт кенә спортның бу төренә суына һәм кызыклырак нәрсә эзли башлый. Биш ел эчендә ул төрле юнәлештәге күп кенә түгәрәкләргә йөреп карый, ләкин ничек кабынса, теләге шулай ук тиз арада сүнә дә. Фәкать көрәш секциясенә кире кайткач кына ( кыз биредә элек бераз шөгыльләнгән була), тәнен "бизәп торган" күгәргән урыннар һәм яраларга карамастан, үз урыны биредә икәнен аңлый. Күрәсең, юкка гына түгелдер: кызның тренеры Бари Сөләйманов аның көрәшкә сәләтен бик тиз күреп ала, аны бары тик үстерергә кирәклеген аңлый. Һәм нәтиҗә үзен озак көттерми: инде уку елы азагына Лена, ирекле көрәш буенча район ярышларында катнашып, беренче көмеш медален яулый. Алга таба тагын да саллырак: яңа призлы урыннар, өстәвенә район, республика дәрәҗәсендә, Идел буе федераль округында гына түгел, хәтта Бөтенроссия турнирларында да җиңүгә ирешә. 2009 елда Иваново шәһәрендә яшүсмерләр арасында үткән билбау көрәше буенча Россия беренчелегендә исә уңышлы чыгыш ясаганы өчен якташыбызга спорт мастерлыгына кандидат исеме бирелә.
Ә күптән түгел генә, август азагында, Лена тормышындагы иң олы уңышка ирешә: хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча ил чемпионатында ул Россия чемпионы булды һәм спорт мастеры исемен алды. Кызның сүзләренә караганда, җиңү аңа искиткеч авыр бирелә: чөнки көндәшләре гаять көчлеләр, тәҗрибәлеләр, спорт мастерына кандидатлар - Кабардино-Балкария, Чуашстан, Калмык һәм Липецк кызлары. "Бу казанышым,- ди Елена Клюшкина,- көндәлек күнегүләр, искиткеч тренер Бари Равил улы җитәкчелегендә туктаусыз шөгыльләнүләрем нәтиҗәсе".
Быел якташыбыз Казан дәүләт энергетика университетына укырга керде, әмма зур спорттан аерылырга җыенмый-үзе укыган уку йортында алга таба да ирекле көрәш һәм билбау көрәше сәнгатен яуларга ниятли. Хәзер кыз Мәскәүдә Россия җыелма командасы составында өлкән спортчылар арасында билбау көрәше буенча дөнья чемпионатына әзерләнә. Аннан-Универсиадага да ерак калмый һәм кыз инде Татарстан һәм Россия намусын якларга тиешле көрәшчеләр исемлегенә кертелгән. Еленага уңышлар телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев