Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевск баскетболчыларының триумфы

    7-10 ноябрьдә Алексеевск районында авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.

    Ярышлар заманча «Темп» спорт комплексында әйләнмәле система буенча узды. Киеренке уеннардан соң тренер Борис Андреевич Малафеев җитәкчелегендә безнең кызлар беренче урынны яуладылар!

    Икенче урында -Спас районы кызлары, өченче урында – Әлмәт районы спортчылары.

    Безнең спортчылар, командада үзгәрешләр булуына карамастан, тугызынчы ел рәттән ярышларда җиңү яулыйлар. Быел районыбыз данын Екатерина Баршис, Анна Куликова, Дарья Кудряшова, Варвара Золотова, Алинә Әйнетдинова һәм Алия Моратова яклады.

    Команда лидерларының берсе Анна Куликова хәбәр иткәнчә, җиңү аларга җиңел бирелмәгән:

    - Мин чемпионатта 2014 елдан бирле катнашам, ул вакытта миңа 15 яшь иде. Быел чемпионат безнең яңа командабыз өчен катлаулы булды, чөнки күнегүләр булмады диярлек, һәм безгә бер-беребез белән мәйданчыкта гына танышырга туры килде. Беренче көнне безнең ике уен булды: Түбән Камадан килгән көндәшләребезне без 37:4 исәбенә җиңдек, ә менә Әлмәттән килгән көндәшләребез белән безгә катлаулырак туры килде, чөнки көндәшебез көчле иде. Киеренке көрәштә без аларны 29:22 исәбе белән җиңдек. Икенче көнне безнең өч уен булды: Зәй, Азнакай һәм Спас районы командалары белән. Беренче ике уенны без җиңдек, әмма Спас районы кызларына оттырдык. Әлеге көчле команда белән уйнау авыр булды. Бу безнең өчен бер үк көнне уйнаган өченче уен булды, һәм без алмашсыз уйнадык. Тик без кулдан килгәннең барын да эшләдек һәм 13:14 исәбе белән нибары бер очкога гына оттырдык. Бәхеткә, бу йогынты ясамады. Якшәмбе көнне Питрәч командасы белән безнең бер уеныбыз калган иде, һәм анда без 20:10 исәбе белән җиңү яуладык. Шул рәвешле, безнең команда иң күп очко җыйды һәм без беренче булдык!

    Уеннардан хис-кичерешләребез ташып торды. Беренче көнне Әлмәттән килгән көндәшләребезне җиңгәч, без хәтта елап та алдык... Туган районыбызда без яхшы уен күрсәтергә тырыштык, һәм без моны эшли алдык дип ышанып калам. Тренер Борис Андреевич Малафеевка безгә ышанганы, үзенең үгет-нәсыйхәтләрен биргәне өчен рәхмәт әйтәсем килә.

    Рөстәм Рәшит улы Кәбировка һәм безнең өчен җан аткан һәркемгә дә зур рәхмәт.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: