Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Алексеевск көрәшчесе Габдеҗәлил Сөләйманов үзенең спорт карьерасында өченче тапкыр билбау көрәше буенча Россия чемпионы булды

15 октябрьдән 17сенә кадәр Казанда өлкән ир- егетләр һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Россия Чемпионаты булып узды. Бу ярышта Россиянең 38 төбәгеннән өч йөздән артык спортчы катнашты.

62 килограмм авырлыктагы көрәшүче Габдеҗәлилдән кала Татарстан Республикасы җыелма командасы өчен тагын 10 Алексееевск көрәшчесе чыгыш ясады. Егетләр, тренер Бари Сөләйманов сүзләренә караганда, лаеклы көрәшеп, республика җыелма командасына алтын һәм бронза медаль китерделәр. Габдеҗәлилнең алтыныннан тыш, Илнур Вәлиуллин 68 килограмм авырлыктагылар арасында өченче урынны алып, Татарстан копилкасына бронза медаль өстәде. Шул ук авырлыктагы Самвел Мхиторян 27 катнашучы арасында алтынчы урынны алды.

Әйтергә кирәк, ярышлар башланыр алдыннан тантаналы ачылышта балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Бари Сөләйманов "Россиядә билбау көрәшен үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде.

Хәзер Габдеҗәлил тренеры Бари Равил улы белән бергә планлы рәвештә дөнья чемпионатына әзерләнә. Өченче урынны алган Илнур Вәлиуллин декабрьдә узачак дөнья беренчелегендә ихтимал катнашучы буларак резервка кертелде. Аның үткәрелү урыны әлегә билгеләнмәгән.

Көрәшчеләребез ирекле көрәштә дә әйбәт нәтиҗәләр күрсәтәләр. Тимур Латыйпов (54 кг авырлыкта) белән Алексей Абрамов (58 кг) 15-16 яшьлек егетләр арасында 9-11 октябрьдә узган Татарстан беренчелегендә беренче урыннарны алганнар иде. Кызлар арасында Марина Калашникова кызлар арасында үз категориясендә өченче булды. Хәзер егетләр ноябрьдә узачак Россия беренчелегенә китәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев