Алтын дубль
Июнь азагында Мамадышта Каманың бик матур бер җирендә авыл районнары һәм кечкенә шәһәрләр арасында 15-16 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында пляж волейболы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды.
Ярышларда катнашкан 45 командадан Алексеевск спортчылары иң югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Егетләр арасында беренче урынны Константин Елдашев тәрбияләнүчеләре - Никита Ильин белән Никита Әхмәдиев (икесе дә Биләрдән) яулады. Ә кызларыбыз (тренерлары - Сергей Петряев) бөтен почет пьедесталын диярлек алдылар: Анастасия Николаева белән Дарья Сарбаева өйләренә - турнирның "алтын"ы, ә Арина Пайрамова белән Виктория Савченкова "бронза"сы белән кайтып киттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев