Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

«Алтынга» тиң «көмеш» һәм «бронза»

Казанда көрәш буенча узган Татарстан Республикасы Чемпионатында 400 гә якын спортчы иң яхшы исем өчен көрәште.

Ярышлар 22-23 ноябрьдә «Ак Барс» көрәш сараенда узды. Алексеевск районын җиде көрәшче тәкъдим итте. Билбау көрәше буенча егетләребезгә тиңнәр юк, ә менә көрәштә спортчыларыбызның зур җиңүләр яулаганы юк иде. Бу чемпионатка кадәр. Киеренке көрәшләрдә Габдеҗәлил Сөләйманов, Алексей Абрамов һәм Илнар Закиров ярышларның “көмеш” һәм “бронза” медальләрен яуладылар. Шулай итеп Габдеҗәлил Сөләйманов 65 кг авырлык категориясендә икенче урынны алды, Алексей Абрамов та пьедесталның икенче баскычын яулады, ул 60 кг авырлык категориясендә. Ә Илнар Закиров 65 кг авырлыктагылар арасында ярышларда бронза медаль яулады.

Исегезгә төшерәбез, бу өлкәннәр арасында милли көрәш буенча Алексеевск көрәшчеләренең беренче уңышы.

Спортчыларны һәм аларның тренеры Бари Сөләймановны котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X