Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Бассейн яңадан сафта

14 гыйнварда йөзү бассейны ишекләрен киң ачты, анда капиталь ремонт берничә айга сузылган иде.

2 нче Спорт комплексы директоры Валерий Фадеев хәбәр иткәнчә, капиталь ремонтка 8 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Бу акча зур бассейнны заманча материаллар белән бизәкләүгә киткән, балалар бассейны тулысынча үзгәртеп ясалган, фильтрлы тавышсыз яңа җайланма куелган, тоткычлар ремонтланган һәм идәнгә плитка җәелгән. Валерий Михайлович, персоналның сыйфатлы хезмәт күрсәтүе аркасында бассейн тиешле ун ел урынына унике ел хезмәт итте, дип билгеләп үтте. Капиталь ремонтка акча Татарстан Президенты ярдәмендә бүлеп бирелгән.

Ачу тантанасына спорт мәктәбе укучылары, сәламәтлек төркеменнән олы яшьтәге кешеләр һәм йөзәргә яратучылар килгән иде. Район башлыгы, алексеевскилыларны бассейнның яңарып китүе белән котлап, җыелучыларның исләренә әлеге объектның тарихы, бассейн төзү буенча Герман Боровиковның инициативасы, моңа кадәрге район башлыгы Алексей Демидовның әлеге инициативаны хуплавы һәм ул үлгәннән соң төзүне дәвам иттерүе турында төшерде. Ә аны ачуда ул чакта Премьер-Министр булып эшләгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Башлык шулай ук, ремонт эшләре күңел биреп башкарылды, һәм район кешеләре бассейнда йөзеп, үзләренең сәламәтлекләрен ныгыта алачаклар, дип ассызыклап әйтте:

- Бүген бирегә ачылуны көтә-көтә арып беткән укучылар, аларның ата- аналары һәм олы яшьтәге кешеләр җыелды. Баштан без аны Яңа елга ачарга ниятләгән идек, ләкин аннары, ашыкмыйча гына вак-төяк эшләрне төгәлләдек. Бу матур бина безне сөендерер, дип ышанам. Бу бина акча эшләү өчен түгел, ул бюджет акчасына карап тотылачак. Элеккечә үк анда өлкәннәр, ветераннар, инвалидлар, йөзү секциясенә йөрүче балалар бушлай коеначаклар. Калган кешеләр өчен бәяләр элеккечә кала - бу агымдагы чыгымнар өчен символик түләү генә. Коллектив әйбәт һәм аның алексеевскилыларга уңайлылык тудыру өчен бөтен тырышлыгын куячагына ышанам.

Хезмәткәрләргә бу бинаны чиста һәм ямьле итеп тотуларын телибез. Әлбәттә инде, эшкә намуслы һәм кешечә караган төзүчеләргә рәхмәт әйтәсем, ә балаларга, спортчыларга спортта уңышларга ирешүләрен телисем килә. Сезнең алда стартларыгыз байтак әле һәм әлеге бассейн аркасында җиңүләрегез күп булырга тиеш!

Моннан тыш, Владимир Константинович комплекс хезмәткәрләре Любовь Кораблевага һәм Галина Бушминага ремонтта актив катнашканнары өчен рәхмәт хатлары тапшырды. Ул шулай ук «Всеслав-НТ» предприятиесе төзүчеләрен грамоталар белән бүләкләде. Башлык кулыннан бүләкләрне әлеге оешма җитәкчесе Арыслан Хәйруллин кабул итте. Ул алексеевскилыларга эшләрен бәяләүләре өчен рәхмәт әйтте һәм тапшырылган объект район кешеләренә мөмкин кадәр озаграк хезмәт итсен иде, дигән теләк белдерде:

- Югары бәя биргәнегез өчен рәхмәт, безгә һәр объектта да шулай рәхмәт әйтмиләр һәм шуның кадәр игътибар бирмиләр. Безнең белән объектта хезмәт куйган комплекс персоналы белән эшләргә уңай булды. Моннан 15 ел элек башлаганда Виктор Геннадьевич (ул чакта сөт заводының баш инженеры Янонис) безне интернет буенча табып, үзләренә чакырды, технологиянең актуальлеген тикшерде һәм хәзер сездә шундый ук җиһазлардан яхшырак чистартучы һәм хезмәт күрсәтүдә гади җиһаз тора. Хезмәттәшлек итүегез өчен рәхмәт һәм сезгә спортта зур уңышлар юлдаш булсын иде.

Бәйрәм тантанасында катнашкан комплексның моңа кадәрге директоры Дмитрий Савельев яңарышны, тормышка ашкан хыял, дип атады:

- Монда тагын нәрсә әйтергә, нәтиҗәсен үзегез күреп торасыз - хыял бу. Бассейнның моннан 15 ел элек пәйда булуы һәм шул еллар хезмәт итүе беренче хыял иде, хәзер менә нинди ремонт ясалды, бу - икеләтә хыял. Моны сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел.

Йөзү секциясе спортчысы, рәсми ачылышка кадәр яңа суда коенырга өлгергән Илһам Хәлилов яңарып киткән бассейн өчен шат булуын әйтә:

- Миңа барысы да: матур плиткалар да, уңайлы массажерлар да, җылымса су да - барысы да бик ошый. Биредә йөзү үзе бер ләззәт.

Видео:http://www.alekseyevsk.ru/ru/headlines/item/5748-video-v-alekseevskom-posle-rekonstruktsii-otkryili-plavatelnyiy-basseyn.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев