Заря
  • Рус Тат
  • Бер баскычка югары күтәрелделәр

    Татарстан башкаласында шушы көннәрдә узган "Казанские лиги" турнирында безнең теннисчылар үз рейтинг күрсәткечләрен күтәрделәр. Тренер Геннадий Типясев безгә сөйләгәнчә, аның тәрбияләнүчеләре бу ярышларда лаеклы чыгыш ясаган, бу аларга үз лигаларыннан бер баскычка өскә күтәрелергә ярдәм иткән. Алексей Гурьянов алтынчы лигадан бишенчегә күчкән. Илья Бельчиков белән Анатолий Мельниковка дүртенче лигада I...

    Татарстан башкаласында шушы көннәрдә узган "Казанские лиги" турнирында безнең теннисчылар үз рейтинг күрсәткечләрен күтәрделәр.

    Тренер Геннадий Типясев безгә сөйләгәнчә, аның тәрбияләнүчеләре бу ярышларда лаеклы чыгыш ясаган, бу аларга үз лигаларыннан бер баскычка өскә күтәрелергә ярдәм иткән. Алексей Гурьянов алтынчы лигадан бишенчегә күчкән. Илья Бельчиков белән Анатолий Мельниковка дүртенче лигада I һәм IV урыннарны яулап, өченчегә күчү насыйп булган. Валерия Пашагина, Виктор Ульянко һәм Илья Лапшиннар өченче лигадан - икенчегә, икенче лигада бронза белән бүләкләнгән Никита Александров исә беренчегә күчкән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: