Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Бронза алтын бәясенә тиң

Алексеевскилы Сөләйманов Габдеҗәлил Универсиада призерларының берсе булды. Старт көнендә, 7 июльдә, ул Россия командасы копилкасына бронза медаль салды.

Җәлилне (үзебезнең районда без аны нәкъ менә шулай атыйбыз) мин малай чагыннан - абыйсы Рифкат белән әтисе Бари Сөләйманов янына күнегүләр ясарга ашыккан вакытыннан ук хәтерлим. Тырпаеп торган чәчле, нык мускуллы Җәлил абыйсы район спортына җитәкчелек итә башлагач, әтисенең төп ышанычына әйләнде. Ике бертуган - ирекле көрәш буенча спорт мастерлары. Кечесе 17 яшьтә мастер булды. Бераз соңрак бу исемне билбау көрәшендә дә "эшләп алды".
Җәлил Уфада дөнья-ның Кышкы кубогын яулагач, 62 килограммга кадәр авырлыкта Казандагы Универсиадада Россия остазларының төп терәгенә әйләнде.
Казанда көрәшчебез иң көчле төркемчәгә керде. Биредә - Азия чемпионы казах егете Гани Келдикулов һәм Астанада үткәрелгән 2012 елгы дөнья чемпионы төрекмән егете Аннамурадов. Казах егетен Җәлил бик тиз егып сала. Ярымфиналда атакле төрекмән егетенә каршы Сөләйманов әйбәт кәеф белән чыга, гәрчә судьяларның өчесе дә Азиядән булса да.
- Көрәш бик тиз үтеп китте. Мин судьяның дөрес хөкем итүенә шикләнеп карадым һәм игътибарымны туплый алмадым. Хәйләкәр көндәшем шуннан файдаланды да инде. Барысын да секундлар хәл итте. Аннары бронза медаль өчен үзбәк көрәшчесе белән бил алыштым. Монда инде мин көндәшемә җиңү өмете калдырмадым - чиста җиңдем. Минем, абыем һәм әтием өчен бу медаль дөнья кубогыннан югарырак, - диде дулкынлануын тыя алмыйча кичә редакциягә килгән Җәлил.
Универсиада финалында Аннамурадов украин Козенокны җиңә, аны Җәлил дөнья кубогы ярымфиналында җиңгән булган. Бернишләп булмый - бу спорт.
- Ярышлар бик әйбәт оештырылган. Яшәү һәм туклану шартлары - искиткеч. Ике кешелек номерда авыр үлчәүле спортчы Владик Гуровский белән тордык. Ярышларга әзерләнүдә һәм аларның барышында миңа ярдәм иткән бөтен кешегә рәхмәт әйтергә телим. Болар - район җитәкчелеге, якташларым, дусларым. Кәбиров Рәмис Рәис улына аеруча да рәхмәтле мин, - диде ахырдан Җәлил.
Спорт тормышы дәвам итә, һәм бераз ял итеп алганнан соң якташыбыз яңа стартларга әзерләнә башлаячак. Алда - Владикавказда Россия чемпионаты. Ул сентябрьдә Осетия башкаласында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев