Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Чаңгы ярышлары

Кышкы универсиада чемпионы Н.Герасимов призларына чаңгы ярышлары буенча Аксубай районының ачык беренчелеге Нурлат, Чирмешән һәм Алексеевск районнарыннан 123 катнашучыны җыйды. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры В.Никешин сөйләвенчә, 1 км лы дистанциядә 9-10 яшьлек чаңгычылар беренчеләрдән булып старт алдылар. Узышта алексеевскилыларның19 катнашучысы арасында иң яхшы нәтиҗәләргә Герман Зверев (4нче урын)...

Кышкы универсиада чемпионы Н.Герасимов призларына чаңгы ярышлары буенча Аксубай районының ачык беренчелеге Нурлат, Чирмешән һәм Алексеевск районнарыннан 123 катнашучыны җыйды.
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры В.Никешин сөйләвенчә, 1 км лы дистанциядә 9-10 яшьлек чаңгычылар беренчеләрдән булып старт алдылар. Узышта алексеевскилыларның19 катнашучысы арасында иң яхшы нәтиҗәләргә Герман Зверев (4нче урын) һәм Азат Хәмзин (5нче урын, икесе дә 1нче Алексеевск урта мәктәбеннән) иреште.
Ике километрлы дистанцияне (11-12 яшьлекләр) бронза медаль яулаган Николай Мордвинов башка спортчыларыбыздан уңышлырак узды.
13-14 яшьлек чаңгычы кызларыбыз да бүләксез калмады: бронза медальләрне Алинә Староверова (1нче Алексеевск урта мәктәбе) һәм Алинә Мусина (2нче Алексеевск урта мәктәбе) яулады. Зуррак малайларның нәтиҗәләре мондый: Алексей Булыгин-5нче урында, Булат Хәмзин-7нче урында.
Ачык итеп әйтергә мөмкин, чаңгычыларыбыз кыю, кәефләре әйбәт. Киләчәктә яшьләрнең спортта үсүләре өчен район ярдәм күрсәтү мөмкинлеге тапса, бик яхшы булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X