Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Чын ир-егетлӘр институты

Евгений Федоров, Алексеевскида бердәнбер тамгалы берет иясе. Тамгалы (краповый) берет- бу баш киеме генә түгел, ә спецназчылар арасында югары каста билгесе. Бу билге белән авыр сынауларда сыналган һәм авырлыкларга бирешмәгән ир-егетләр бүләкләнә. Гаять үзенчәлекле һәм иң яхшы бу билгегә ия булыр өчен үз көчеңне һәм тырышлыгыңны кызганмаска кирәк. - Моның...

Евгений Федоров, Алексеевскида бердәнбер тамгалы берет иясе.

Тамгалы (краповый) берет- бу баш киеме генә түгел, ә спецназчылар арасында югары каста билгесе. Бу билге белән авыр сынауларда сыналган һәм авырлыкларга бирешмәгән ир-егетләр бүләкләнә. Гаять үзенчәлекле һәм иң яхшы бу билгегә ия булыр өчен үз көчеңне һәм тырышлыгыңны кызганмаска кирәк.
- Моның якынча нидән гыйбарәт икәнлеге хакында сөйлим әле, - ди Евгений.
- Иң элек теләсә кайсы сынаудагы кебек, синең нәрсәләр эшләргә тиешлегең билгеләнә. Искәртеп үтәм, бу бик күп әзерлектән, укулар һәм күнегүләрдән соң шулай була. Башта турникта тартылу кебек гадәти физик күнегүләр комплексы башкарыла. Алга таба алар катлаулана. Көрәк ыргыту, мәсәлән. "Калаш"тан алып, "кипарис"ка кадәр, СВД һәм башка яшерен спецназ кораллары буенча белемнәреңне тикшерәләр. Аннан -кросс. Унике чакрымны бронежилет, каска-сфера һәм башка авыр әйберләреңне күтәреп йөгерәсең. Җиңел булмаган шундый йөгерүләр вакытында әле уңда, әле сулдагы "сугышлар"га кушылып китәргә кирәк. Елганы кичкәннән соң җиргә яткан килеш, өстәвенә противогаз киеп, окоп казырга тиешсең. Нәтиҗәдә әлеге чакрымнар сине гаять алҗыта. Моның белән генә бетми әле. Тузанга, пычракка батып, юешләнеп килеп җитәсең, ә синең кулына патрон тоттыралар. Әйдәле, атып җибәр, диләр. Автоматың гел синең белән булганга күрә, син аны пычракка батыргансың яисә юешләткәнсең икән,- һичшиксез, атмаячак. Осечка булачак, ә инде осечка икән, димәк, син имтиханны бирә алмадың. Барлык тырышлыгың да юкка, димәк. Чөнки син иң мөһим нәрсә - корал турында оныттың, моны берничек тә эшләргә ярамый. Ләкин уңышлы гына атып җибәрсәң дә, синең газаплануларың бетми әле. Йомгаклау этабы - 12 минутлык кул сугышы. Аның сигезендә үзеңнекеләр белән көрәшәсең, ә соңгы дүрт минутта шундый беретлары булганнар белән көч сынашасың. Нәкъ менә алар төп дошманнар да инде. Чөнки кая эләгә, шунда кыйныйлар. Туры мәгънәсендә. Әгәр инде син үзең дә бирешмичә, тигезләр рәтендә көрәшерлек көч тапкансың икән, ул чакта имтиханны тапшырам, дип өметләнә аласың. Әлбәттә, әгәр маршрутта штраф очколары алмаган булсаң. Мәгълүмат өчен: безнең арадан, илле кешедән, беретларны нибары өчебез генә алды.
- Әмма тамгалы беретка ул вакытта мин инде лаеклы идем дип уйлыйм. Шул ук Чечня өчен. "Үзенең рухи һәм физик сыйфатлары өчен тамгалы берет йөртергә хаклы" - хәрби билетымда шулай дип язылган.
Сугышларда катнашкан ветераннарның күпчелеге кебек үк, Евгений да аз сүзле.
Нәрсә сөйлим инде? Безнең сугыш түгел ул. Без әле баштарак сугышта катнашабыз дип уйламадык та. Дөрестән дә, бу өйрәнүләр генә дип уйладык. Бары бер айдан соң гына хәлләрнең нинди җитди булуын белдек.
Героебыз шулай да тагын бер очракны исенә төшерде.
- Озата баручылар белән БМПда бара идек. Радист радиограмма кабул итә, кайсыдыр солдат янына әнисе килгән. Фамилиясен белештек-Федорова булып чыкты. Чыннан да, минем янгамы икән? Нәтиҗәдә, иртәгесе көнне, полк командирыннан сорап, әнием белән очраштым. Тик менә аның килүе берникадәр шок булды. Газеталардан минем яралануым турында белгән. Ничек болай килеп чыккандыр - аңлашылмый. Тик әни мине ватаныма алып кайтырга дип килгән. Ул икенче көнне кайтып китте, әлбәттә инде, минсез генә.
- Тагын шунысы кызык, әни бу хәлләр вакытында бер хатын белән таныша, аның малае белән мин инде таныш идем. Фантастик очрак! Без шулкадәр дуслашып киттек ки, хәзер дә очрашабыз.
Кыскача гына сөйләүләрен тәмамлап, ветераннарыбыз барлык ир-егетләрне алда торган бәйрәмнәре белән котладылар һәм тыныч күк йөзе, сәламәтлек, уңышлар теләделәр. Без дә шул гади, ләкин тирән мәгънәле бу сүзләргә кушылабыз.
Сергей ТАРСУКОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев