Заря
  • Рус Тат
  • Дөнья «алтыны»на катлаулы юл

    Габдеҗәлил Сөләйманов 62 килограммлы үлчәү авырлыгында билбау көрәше буенча дөнья чемпионы булды. Аның өчен бу - Баш-кортстанның Салават шәһәрендә 13 һәм 15 ноябрьләрдә узган дөнья беренчелеге, һәм ул аңа Универсиададан соң ук әзерләнә башлады: Быел җәй студент уеннарында мин өченче урынны алдым, гәрчә җиңәргә ниятләгән булсам да. Алтын медаль яуларга...

    Габдеҗәлил Сөләйманов 62 килограммлы үлчәү авырлыгында билбау көрәше буенча дөнья чемпионы булды.

    Аның өчен бу - Баш-кортстанның Салават шәһәрендә 13 һәм 15 ноябрьләрдә узган дөнья беренчелеге, һәм ул аңа Универсиададан соң ук әзерләнә башлады:

    Быел җәй студент уеннарында мин өченче урынны алдым, гәрчә җиңәргә ниятләгән булсам да. Алтын медаль яуларга мөмкинлек бир-мәгән хаталарны исәпкә алып, тренерым Бари Сөләйманов белән дөнья чемпионатына әзерләнә башладык. Әзерләнү авыр булды - игътибарны физик көчкә юнәлттек. Даими күнегүләр, махсус туклану, хәтта расписание буенча йоклый башладым. Дусларым кичләрен кая да булса барырга җыенганда үзләре белән чакыралар, ә мин баш тартып, йокларга ятам. Спортта иң мөһиме - дисциплина, бары тик аның белән генә әйбәт нәтиҗәләргә ирешергә була.

    Дөньяның 35 иленнән 300гә якын кеше катнашкан чемпионатның үзендә спортчыбыз өчен финалга юл кыен була:

    Жирәбә салу буенча минем төркемчәдә иң көчле спортчылар җыел-ган иде. Хәтта судьялар да үзара аны "үлем төркеме" дип атады. Беренче көрәштә мин дзюдо буенча дөнья чемпионы титулына ия булган Әрмәнстаннан килгән көндәшем белән очраштым. Аны җиң-гәннән соң миңа Казахстаннан килгән узган елгы дөнья чемпионы белән очрашырга кирәк иде. Бик авырлык белән мин өскә чыктым. Ярым финал тагын да авыррак булды, анда мин үземнән 7 яшькә олырак тәҗри-бәле төрек спортчысы белән көрәштем. Көрәш каты барды: 5:3 исәбе белән оттым. Ә инде финал башка бәйгеләрдән җи-ңелрәк булды, чөнки, инде әйткәнемчә, йомшаграк спортчылар булган төркемчәдән җиңүче булып чыккан көндәшем белән көч алыштым. Төрекмәнстаннан әлеге көрәшчене зур өстенлек: 10:3 исәбе белән җиңдем. Бу бәйгедә бераз җәрәхәтләндем - маңгаем, үтүк белән суккан кебек, күгәреп чыкты һәм кырылды. Анысы куркыныч түгел - төзәлер.

    Иң мөһиме, мин телә-сә кайсы спортчының теләген үтәдем һәм дөнья чемпионы булдым. Миңа хәзер халыкара класслы спорт мастеры исеме бирелде. Ләкин бу җиңүдә әтием Бари Сөләймановның да өлеше зур. Ул минем белән шөгыльләнгәндә күп тырышлык куйды. Район җитәкчелеге ярдәменнән башка гына бернәрсәгә дә ирешә алмас идем - турнирларга барганда зур чыгымнар тотарга туры килде. Тагын миңа ышанган һәм миңа уңышлар теләгән бөтен кешегә рәхмәт әйтәсем килә, дусларымнан һәм якыннарымнан котлаулар алу да бик рәхәт булды.

    Күптән түгел тагын бер якташыбыз - Илнур Вәлиуллин да әйбәт нәтиҗәләргә иреште, ул ноябрь башында Карачай-Черкеста узган 20 яшькә кадәрге спортчылар арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелегеннән бронза медаль алып кайтты. Аңа алтын медаль яуларга халыкара турнирларда чыгыш ясау тәҗрибәсе булмау комачаулаган:

    - Мин мондый дәрә-җәдәге ярышларда беренче тапкыр, ярым финалда дулкынлануым аркасында җиңелдем. Бронза медальләр өчен бәйгеләр авыр булды, көндәшем йомшак түгел иде. Ләкин мин илебез, тренер өчен җаваплылык хисе тойдым, шуңа күрә җиңелә алмадым!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: