Заря
  • Рус Тат
  • Дүрт беренче урын безнеке

    Базарлы Матакта 1998-97 елларда туган малайлар арасында билбау көрәше буенча ТР беренчелеге булып узды, алар республиканың 27 шәһәре һәм районыннан җыелдылар.

    Әлеге беренчелектә ирекле стильдә чыгыш ясаган 40 спортчы катнашты, ә классик - 120дән артык. Безнең көрәшчеләргә килгәндә, тренер-укытучы Рифкат Сөләйманов фикеренчә, унбересе дә яхшы чыгыш ясаган: дүрт - беренче, бер - өченче һәм бер бишенче урын яулаганнар. Шәхси зачетта урыннар түбәндәгечә бүленгән: Илнар Закиров, Самвел һәм Левон Мхитарян, Диана Игнатьева беренче урынны алган, ә Елизавета Захарова - 3нче урын, Динар Җиһаншин һәм Андрон Абдуллин шул рәвешчә 5нче һәм 6нчы урыннарны яулаганнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: