Заря
  • Рус Тат
  • Физик культура өчен...уңайлы мохит

    Бездән йөз чакрымнар чамасы ераклыкта моннан бер атна элек спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты башланып китте, аны Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. Казан бүген спорт белән шөгыльләнү өчен нык үскән инфраструктуралы, өстәвенә һәвәскәрләр өчен генә түгел, ә бәлки профессионаллар өчен дә Россиянең спорт...

    Гомумән, Татарстан - спортны үстерү өчен, өстәвенә бер башкалабызда гына түгел, ә һәр районда һәм хәтта һәр авылда да, бик әйбәт шартлар тудырылган уникаль төбәк. Мәсәлән, узган ике елда гына да республикада 322 спорт мәйданчыгы төзелде, бу ел дәвамында барлыгы тагын 10 спорт объекты файдалануга тапшырылачак, шуларның бишесе - йөзү бассейны белән. Алар барысы да федераль программалар кысаларында һәм Татарстан бюджеты исәбенә торгызыла.

    Районыбыз шушы спорттагы алга китештә шулай ук заман белән бер аяктан атларга һәм башкалардан калышмаска тырыша. Мисал өчен, район башкарма комитетының инфраструктур үсеш буенча бүлек начальнигы Тимур Кәлимуллин, моннан ике ел элек республика Президентының спорт мәйданчыклары төзү Программасы буенча Лебяжье янында, яңа көнчыгыш микрорайонда, Төзүчеләр урамында кечкенә архитектура формалары - эскәмияләре, таганнары һәм төрледән-төрле тренажерлары булган спорт мәйданчыгы торгызылды, диде. Биредә үк, койма артында мини-футбол уйнау өчен үзенең күзләрне камаштырырлык яшькелт төстәге ясалма газоны белән ерактан ук җәлеп итеп торучы кыр җәелеп китте. Ул шунда ук район үзәге кешеләре арасында популярга әйләнде - көндәлек уеннардан тыш, биредә даими төстә спорт бәйгеләре һәм район турнирлары үткәрелә. Дүшәмбе көнне үк, мәсәлән, анда район башлыгы призына ир-егетләр командалары арасында мини-футбол буенча ярышлар башланачак. Өстәмә рәвештә "Алексеевскдорстрой" коллективы көче белән һәм әлеге предприятие акчасына шушы территория тирәли төзекләндерелгән юллар ясалды һәм бөтен периметр буенча яшь агачлар утыртылды. Футбол кыры төзүне финанслауның шактый өлешен дә юл төзүчеләр предприятиесе үз өстенә алды.

    Былтыр бистәдә шул ук программа кысаларында берьюлы өч спорт мәйданчыгы пәйда булды. Аларның шундый ук кечкенә архитектура формалы икесе аграр колледж янындагы өчпочмаклы паркта, тагын берсе Просторная урамындагы яшь микрорайонда да үсеп чыкты. Ял итү өчен эскәмияләрдән тыш, биредә һәртөрле спорт снарядлары куелды. Биредә пресс ясау өчен такта, җирдән этелү, мускулларның төрле төркемнәрен ныгыту өчен тренажёрлар, менәргә дә, асылынып торырга да мөмкин булган күп функцияле турник та, канат, боҗра һәм хәтта өстәл теннисы уйнау өчен кечкенә өстәл, кем әйтмешли, җаның ни тели - шул бар. Ә активрак ял яратучылар кичләрен шулай ук Төзүчеләр урамындагы кебек ясалма яшел газон җәелгән һәм яшел койма белән әйләндереп алынган мини-футбол кырында бик әйбәт үткәрә алалар. Бу өч мәйданчыкка республика казнасыннан биш миллион сумга якын акча бүлеп бирелде. Иң мөһиме, бу гаять зур сумма бушка гына туздырылмаган: һәр кичне бирегә төрле яшьтәге бала-чага ашыга, ә күпләр бирегә әти-әниләре белән килә.

    Быел да республика Президенты программасын гамәлгә ашыру дәвам итте. Хәзер районда яңадан берьюлы өч спорт мәйданчыгы төзелеп килә. Беренчесе - бистәнең Көньяк урамында. Бүгенге көндә территория тигезләнде, ком түшәлде, әллә кайдан эскәмияләр, таганнар һәм тренажерлар күзгә бәрелеп тора. Бары тик койма ясап, яктыртасы гына калды. Төзелеш әле төгәлләнмәгән, ә мәйданчык кирәк инде: яңа спорт территориясен үзләштерүче балалар кичләрен анда бердәм булып җыелалар.

    Икенче шундый ук мәйданчык Лебяжье авылының Үзәк урамында төзелеп килүче балалар бакчасы һәм авыл мәдәният йорты янәшәсендә ясала. Әле кичә төзүчеләр койма куя башладылар, якын арада анда фонарь баганалары утырту да планлаштырыла. Бу урында да бала-чага бик күп булачак.

    Шундый ук спорт объектын, өстәвенә шулай ук мини-футбол кыры белән ачу бу юлы Биләрдә Республика көненә, 30 августка планлаштырыла. Хәзерге вакытта авылда мәйданчыкның нигезе әзерләнә. Әлеге мәйданчыкка республика бюджетыннан барлыгы биш миллион сумга якын акча бүлеп бирелде.

    Республика үрнәгендә спорт объектларын үстерү тенденциясен бу юлы да "Алексеевскдорстрой" предприятиесе җитәкчелеге хуплады. Хәзер аның акчасына район үзәгенең Мамонов микрорайонында коллектив тырышлыгы белән биниһая зур парк җәелеп китте, яз көне анда бик күп үсентеләр утыртылды. Моннан тыш, проект буенча тренажерлары белән волейбол, мини-футбол, баскетбол уйнау өчен берьюлы берничә спорт мәйданчыгы төзү каралган. Эшләр күптән башланды инде, бүген футбол кырының ясалма газоны әзер. Тулы бер урам кадәр спорт комплексын төзү тәмамлангач, җәяүле юллары салу планлаштырыла. Алар спортчыларны гына түгел, ә бәлки велосипедчыларны да җәлеп итәрдер, мөгаен. Иң якын арада алексеевскилыларның шактый өлеше - балалар да, өлкәннәр дә компьютер һәм телевизор экраннарыннан аерылып, буш вакытларын спорт белән шөгыльләнүгә, димәк, сәламәт яшәүгә багышларлар, дип ышанасы килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: