Алексеевск районында да "Хезмәткә һәм оборанага әзер" (ГТО) нормаларын тапшыралар.
ГТО нормаларын тапшыру Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча бөтен ил буйлап яңадан торгызылды. Аның кысаларында нормативларны 6 яшьтән алып 70 яшькә кадәр һәм өлкәнрәкләргә тапшыру каралган. Совет заманнарындагы кебек нормаларны үтәүчеләрне алтын, көмеш һәм бронза билгеләре белән бүләкләячәкләр, кирәк булса - нәтиҗәләрне шәхси делоларга кертәчәкләр. Сүз уңаеннан, алтын билгеләргә ия кешеләр алга таба спорт разрядлары алу өчен тестлар тапшыра алачаклар, хәтта спорт мастеры исеменә кадәр.
Ә Алексеевск районына килгәндә, ГТО нормаларын тапшыру вакыты һәм графигы инде билгеле. Шулай итеп, көзге сессия - бу октябрь-ноябрь, кышкы - февраль-март, язгы - апрель-май. Спорт нормаларын һәр җомга тапшырачаклар.
Көзге сессиядә тест нормаларын оешма һәм предприятие хезмәткәрләре тапшырачак. Зурлар өчен тестны тапшыру үзәге булып балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе билгеләнгән, ә тест үткәрү урыннары - район үзәгенең икенче мәктәбе тиры, 1нче Спорт комплексы, ябык йөзү бассейны, Чаңгы базасы һәм мәйдан территориясе билгеләнгән, дип хәбәр итә безгә тренер-укытучы Артем Маркачев.

Нет комментариев