Заря
  • Рус Тат
  • Иң яхшылар унлыгына үттеләр

    Безнең теннисчылар Татарстан башкаласында тренер В. Центовский истәлегенә өстәл теннисы буенча Бөтенроссия турнирында катнаштылар.

    Көч сынашуга 130 спортчы җыелды. Алексеевск балалар-яшүсмерләр мәктәбе теннисчылары һәм аграр колледждан Руслан Мальгин, 18 спорт мастерлыгына кандидат һәм 5 мастер яшь спортчыларыбызга призлы урыннар алырга ирек бирмәгән өлкәннәр турнирында катнаштылар. Татарстан һәм Ямал-Ненец округыннан ике спорт мастерлыгына кандидатны җиңгән һәм турнир таблицасында алтынчы булган Виктория Ульянко иң яхшы нәтиҗәгә иреште. Шулай ук иң көчлеләр унлыгына 9 нчы урынны яулап, Алсу Йосыпова үтте. Турнир барышында Адел Каюмов яхшы тактик-техник әзерлек күрсәтте, дип хәбәр итте тренер Геннадий Типясев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: