Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Күңелле стартлар

1нче мәктәпнең спорт залында Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең баскетбол бүлегендә укучылар арасында "Күңелле старт" уены булып узды.

Анда барлыгы биш команда катнашты: район үзәгенең беренче һәм икенче мәктәпләре икешәр коллектив тәкъдим итте һәм Ромоданнан - бер. Алар түбәндәге конкурсларда ярыштылар: сул һәм уң аякта йөгерү, парлап йөгерү, ике туп кыстырып йөгерү, "баш артында туп" һәм "аяклар астында туп", "хоккей" (тупны таяк белән йөртү), капитаннар конкурсы.


Спорт мәктәбе методисты Анна Новикова әйтүенчә, ярышлар бик кискен барган:


- Яшь аермасы булуга карамастан, беренче урынны конкурсына карап әле бер команда, әле икенче команда алды. Берәүләр яхшы сикерсә, икенчеләр тупны яхшы йөртте, ә бу вакытта өченчеләрнең бер нәрсә дә килеп чыкмады... Тик азарт үзенекен итте. Беркемнең дә җиңеләсе килмәде, һәм көрәш соңгы конкурска кадәр дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев