Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Көндәшләренә өмет калдырмадылар

Якшәмбе көнне, 11 ноябрьдә, "Сәламәтлек" IХ авыл спартакиадасы кысаларында булып узган авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында баскетбол буенча ТР чемпионаты тәмамланды. Уеннар 1нче Алексеевск урта мәктәбенең 1нче спорт залында узды, аларда 11 команда катнашты. Өч көнлек турнирдан соң финал матчларында катнашучыларның хәле бетеп килә иде инде. Кагыйдә буларак, көчен туплаганнарның...

Якшәмбе көнне, 11 ноябрьдә, "Сәламәтлек" IХ авыл спартакиадасы кысаларында булып узган авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында баскетбол буенча ТР чемпионаты тәмамланды. Уеннар 1нче Алексеевск урта мәктәбенең 1нче спорт залында узды, аларда 11 команда катнашты.

Өч көнлек турнирдан соң финал матчларында катнашучыларның хәле бетеп килә иде инде. Кагыйдә буларак, көчен туплаганнарның җиңүгә өметләре дә күбрәк була. Күтәренке кәеф һәм тренерларның күрсәтмәләрен үтәү дә мөһим.
Хәлиткеч уенда Алексеевск һәм Кукмара районнары командалары очрашты.
Хуҗалар-узган елгы турнирда җиңүче кызлар-фаворитлар булдылар. Алексеевск командасының нигезен 1нче Алексеевск урта мәктәбе укучылары һәм аны тәмамлаучылар тәшкил итте, аларның тренерлары Борис Малафеев иде.
Беренче чирекне Алексеевск командасы башлады. 9:0 исәбендә генә кунаклар беренче ике очконы җыя алдылар. Шуннан соң аерма шундый ук калды. Көндәшләр классында аерма үзенекен итте. Нәтиҗәдә беренче тәнәфестә таблода турнир хуҗалары файдасына 19:11 саннары янды.
Икенче чиректә аерма арта барды һәм инде 10 очкодан ким булмады. Хәтта кунакларның тренеры алган тайм-аутлар да булышмады-хуҗалар эзлекле рәвештә очко җыюларын дәвам иттерделәр. Команданың барлык уенчылары төгәл һәм ипле эш итте. Бу көнне 29 очко җыйган Екатерина Гайнетдинова лидерларның берсе булды. Мәйданчыкта ул барысын да эшли алды: штрафлар, өч очколы, сольный хәрәкәтләр. Ә көндәшләргә көтмәгәндә ясалган төгәл һәм нечкә паслар (тупны үз командаңдагы берәр уенчыга тапшыру) аның партнерларына тупны ятьмәгә бер-бер артлы озатырга мөмкинлек бирде. Ул аеруча Марина Михаеш һәм Марина Бурмакина белән яхшы уйнады. Мәйданчыкта үзенең "спорт дуслары"ның эш-хәрәкәтләренә оста җитәкчелек итүче Динә Юлдашева да чын капитан иде. Кукмаралылар да каушап калмадылар. Аларның көтелмәгән һәм оста паслары хуҗаларга йомшарырга ирек бирмәде. Бернигә дә карамастан, 4нче ун минутлык башланганда аерма 20 очко (52:32) тәшкил итте.
Ләкин баскетболчы кызларыбыз моның белән генә тукталып калмадылар әле һәм өстенлекләрен ике тапкыр арттырдылар. Уенның йомгаклау исәбе 78:41 булды. Ә кызларыбыз лаеклы төстә баш өсләренә җиңүче кубогын күтәрделәр.
Юлдашева Динә, Чупахина Дарья, Фәйзрах-манова Айгөл, Бурмакина Марина, Михаеш Марина, Гайнетдинова Екатерина, Шәрипҗанова Рәзилә, Пестова Наталья авыл районнарының хатын-кыз командалары арасында ТР чемпионнары булдылар.
Финал уеныннан соң тренер Борис Андреевич болай диде: "Алар тәҗрибәлеләр һәм мәйданчыкта нәрсә эшләүләрен беләләр. Мин аларга күрсәтмә генә бирдем һәм көндәшләрнең йомшак якларын күрсәттем. Киләчәктә дә бу кызларга өметләнәчәкбез, шуңа күрә исәптә аерма зур булса да, составны алмаштырмадык".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев