Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Көрәшчеләребезнең уңышлары

28 мартта Түбән Тигәнәледә "Алга" колхозы рәисе Тәлгат Хамматов булышлыгында балалар һәм зурлар арасында билбау көрәше буенча район беренчелеге булып узды, анда утыздан артык спортчы катнашты.

Иң күп алтын медальне район үзәге көрәшчеләре яулады. Болар - Тимур Латыйпов, Алексей Абрамов, Илүзә Кәлимуллина, Марина Калашникова, Илнар Закиров. Өч җиңүче Чуваш Майнасыннан (Максим Башлыков, Виталий Скворцов, Алексей Егоров). Тагын ике медаль зуртигәнәлелеләр Айнур Нигъмәтуллин белән Рүзәл Хәлиловка насыйп булды. Бүләкләрне район башлыгы Владимир Козонков тапшырды.

***

Алексеевск районы көрәшчеләре республика һәм Бөтенроссия беренчелегендә ике ай буена уңышлы гына чыгыш ясадылар.


Менә февральдә Анастасия Калашникова алтын медаль яулады, ә Самвел Мхитарян һәм Илнур Вәлиуллин 1994-1996 елда туган егетләр арасында узган республика беренчелегендә үз үлчәү авырлыкларында икенче булдылар. Илүзә Кәлимуллина 1997-1999 елда туган егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча ТР беренчелегендә җиңүче булды. Шунда ук үз үлчәү категориясендә Алексей Абрамов икенче урынны яулады, ә менә Тимур Латыйпов, Илнар Закиров һәм Андрон Абдуллин бронза медаль белән канәгатьләнде.


Март уртасында Илнур Вәлиуллин 1994-1996 елгы егетләр арасында билбау көрәше буенча республика беренчелегендә җиңүче булды, ә Мхитарян Левон көмеш медаль яулады.


Февраль аенда Кәлимуллина Илүзә Оренбургта узган Идел буе федераль округы беренчелегендә икенче урынны яулады, ул анда Татарстан җыелма командасы составында барган иде.


20нче марттан 22сенә кадәр Раменскида 1994-1996 елгы егетләр арасында билбау көрәше буенча Бөтенроссия беренчелегендә Илнур Вәлиуллин, Олег Курнашев (икесе дә 3нче урында) һәм Левон Мхитарян (5 урында) уңышлы гына чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев