Заря
  • Рус Тат
  • Кунаклар каршыладылар

    Җәйге каникулларның беренче аенда район үзәгенең йөзү бассейнына һәм спорт комплексына 200дән артык укучы килде.

    Балалар спорт дәресләре үткәрелә торган биналарны карадылар, бассейнга йөрү кагыйдәләре белән таныштылар. Укытучылар әйткәнчә, комплекста күптән инде шуның кадәр күп малайлар һәм кызлар булмаган.


    - Әлеге спорт объекты, - ди комплекс директоры Валерий Фадеев, - киләчәктә кирәклегә әйләнсен иде, спорт белән шөгыльләнү һәм ял итү өчен мондый шәп шартлар республикабызның кайбер районнарында һәм хәтта шәһәрләрендә дә тудырылмаган, шуңа күрә күршеләр безгә еш киләләр. Мәсәлән, безгә Әлки районы мәктәп коллективлары гел килә башлады, алар рәхәтләнеп коеналар һәм саунага йөриләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: