Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Кыйммәтле тәҗрибә

Декабрь башында Базарлы Матакта мәктәп баскетболы "КЭС-баскетбол" лигасының зона этабы булып узды.

Әлеге турнирда мәктәп командалары ярыша. Безнең районны 1нче Алексеевск урта мәктәбе малайлары (тренерлары Борис Малафеев) һәм Ромодан кызлары (тренерлары Сергей Кудряшов) тәкъдим итте. Егетләр үз төркемнәрендә ике матчта җиңделәр, икедә җиңелделәр, нәтиҗәдә алга таба көрәштә төшеп калып, өченче урынны алдылар. Безнең команданы нигездә 7-9нчы сыйныф баскетболчылары тәшкил итте, ә көндәшләренекендә тоташ югары сыйныф укучылары иде. Өстәвенә безнең баскетболчылар белән бергә ярыш йомгаклары буенча 1нче һәм 2нче урыннарны яулаган аксубайлылар һәм түбәнкамалылар булды.


Кызлар Түбән Кама, Лаеш, Әлки һәм Аксубай районнары белән бер төркемчәгә эләктеләр. Лаеш һәм Әлки районнары белән уен безнең баскетболчылар файдасына булды һәм җиңү белән тәмамланды. Ә менә аксубайлылар белән уенда кызларның көчләре җитеп бетмәде, чөнки команда бишенче һәм алтынчы сыйныф укучыларыннан торды, ә көндәшләрдә уенчылар зурраклар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев