Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Нәтиҗәсе мөһим түгел

Якшәмбе көнне Казанда традицион марафон булды, анда Алексеевскидан Сергеевлар гаиләсе катнашты. Гаилә башлыгы Валерий Ермолаевич өчен бу вакыйга 15 майда билгеләп үткән алтмыш яшьлек юбилеена үзенә бертөрле бүләк булды.

Фирая Мирзаян кызы сөйләгәнчә, марафонда катнашырга аларга уллары Алмаз тәкъдим иткән, ул әти-әнисен теркәп, оештыру мизгелләрен үз өстенә алган.

- Ирем Валера белән улым Алмаз ярым марафонда 21 чакрым йөгерделәр, ә оныгым Данил белән без өч чакрымлы дистанцияне уздык. Бездә әлеге спорт бәйрәменнән бик көчле тәэсирләр калды, - ди Фирая ханым.

- Күз алдыгызга китереп карагыз әле: Казан урамнарыннан 20 меңнән артык кеше йөгереп узды. Анда хәтта коляскада утырган гаилә парлары, мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар да йөгерде.

Алар арасында 76 яшьлек спортчы да бар иде, ул 10 чакрым йөгерде. Безгә алар арасында булу бик ошады, үзебезгә энергия алдык. Финиш сызыгын узгач, күзләрем яшь белән тулды. Киләсе елда әлеге марафонда бөтен гаиләбез белән, һичшиксез,тагын катнашачакбыз.

Якташларыбызның нәтиҗәләрен лаеклы дип санарга була. Фирая Мирзаян кызы өч мең катнашучыдан финишка - 1441 нче булып, ә Валерий Ермолаевич 1600 кеше арасында үз категориясендә беренче биш йөз катнашучы арасында килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев