Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Пол-эрик Хойер: «уңыш телим!»

8 июльдә Алексеевск районына 1996 елгы Олимпия чемпионы һәм Бөтендөнья бадминтон федерациясе Президенты Пол-Эрик Хойер белән делегация килде.

Очрашу республиканың үзәк зонасы бадминтонны үстерү үзәгендә - 3нче Алексеевск урта мәктәбендә узды. Кунаклар Россиянең бадминтонны үстерүгә керткән өлешен күрә һәм бәяли алдылар.
Делегация составына Европа бадминтон федерациясе Президенты Брайн Агербак, Россия бадминтон федерациясе Президенты Сергей Шахрай, Татарстан Республикасы бадминтон федерациясе попечительләр советы рәисе Алексей Демидов һәм Татарстан Республикасы буенча бадминтон федерациясе Президенты Юрий Чаплыгин кергән иде. Аларны яшь спортчылар, бадминтон буенча тренерлар һәм район хакимияте вәкилләре каршылады. Барысы да атаклы спортчы Пол-Эрик Хойерны күрү өчен делегациянең килүен түземсезләнеп көттеләр. Аларны татар милли киемнәре кигән кызлар милли ризыклар белән сәламләделәр. Аннары спорт залында кечкенә генә чыгыш ясалды, анда Пол-Эрик Хойер болай диде:
- Мин Татарстанда беренче тапкыр һәм соңгы тапкыр булмас, дип өметләнәм. Минем килүем Казандагы ХХVII Бөтендөнья Универсиадасы белән бәйләнгән һәм миңа биредә барысы да бик ошады. Кунакчыллык өчен, безне шулкадәр яхшы кабул итүләре өчен зур рәхмәт. Барысына да уңышлар һәм җиңүләр телим.
Чыгышы вакытында Сергей Шахрай Татарстанда бадминтонны үстергәне өчен Алексей Демидовка "Девушка играет бадминтон" дигән статуэтка тапшырды. Бию төркемнәре чыгыш ясады. Делегация шулай ук Алексеевск музеена һәм чиркәүгә барды.
Делегация киткәннән соң 3нче мәктәпнең спорт залында Алексеевск районының бадминтон буенча парлы катнаш разрядлы турниры булып узды. Ул 2013 елгы ХХVII Бөтендөнья Универсиадасына багышланган иде. 1нче урында - Плотникова Анжелика (Родники) һәм Вәлиуллин Тимур (3нче Алексеевск урта мәктәбе) пары, 2нче урында - Александров Никита (Кр. Баран) һәм Станчас Кристина (Кр. Баран) пары, 3 урында - Зарипов Алмаз (Зур Тигәнәле) һәм Леонтьева Екатерина (Ялкын) пары. Җиңүчеләр Татарстан бадминтон федерациясенең профессиональ ракеткалары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев